Нырья һәм Каенсар җирлекләрендә халык җыеннары үтте
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Нырья һәм Каенсар авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Вячеслав Васильев, Илфат Мифтаховларның хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды,...