20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада бу елның ун аенда 94 җинаять ачылган
Район участок инспекторлары тарафыннан агымдагы ун ай эчендә 94 җинаять ачылган, 2006 административ хокук бозулар һәм 1998 юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү фактлары ачылган.
-
Күкшелнең гармунчылар ансамбле фестивальдә катнашты
Күкшел мәдәният йортының "Агымсу" гармунчылар ансамбле, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә уздырылган "Уйнагыз, гармуннар!" дип исемләнгән төбәкара фестиваль-бәйрәмдә катнашып дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алып кайтты.
-
Мәдәният яңалыклары
Зур Кукмара мәдәният йортында шагыйрә Рифә Рахманның юбилей кичәсе, Зур Сәрдектә "Чәчкә" халык бию ансамбле оешуга 35 ел уңаеннан бәйрәм чарасы, Байлангарда "Авыл тарихын беләсеңме?" дигән әдәби - музыкаль кичә, Татар Толлысында "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" дигән концерт, Өлге клубында "Пилмән" бәйрәме үтте. Район Мәдәният йорты үзешчәннәре балалар иҗат академиясе залында...
-
Фото: Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан район прокуроры Мәчкәрә мәктәп-интернатында булды
Ришат Шакиров 1-9 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде, аларга үз хокукларын аңлатты
-
Әйдәгез, әниләрне котлыйк!
Әниләр өчен үз баласыннан җылы сүз, изге теләк ишетүдән дә зуррак бүләк юктыр. Ә аларны без тормышта нигәдер бик сирәк белдерәбез. Әйдәгез, 26 ноябрь - Әниләр көне алдыннан күңелебездә йөрткән ярату, хөрмәт хисләрен "Хезмәт даны" газетасы аша иң кадерле кешеләребезгә җиткерик әле. Бу алар өчен көтелмәгән сюрприз булыр һәм күп...
-
Фото: Күкшел янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтгалиев ветеранның хәлен белде
Үткән атнада Күкшел янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтгалиев авылдагы янгын сүндерү бүлегендә җитәкче булып эшләгән Габидулла Сәфиуллинның хәлен белергә барды.
-
Кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кабул итәчәк
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга уналты ел тулу уңаеннан, партия җитәкчелеге карары нигезендә, 3 декабрьгә кадәр партиянең барлык региональ һәм җирле бүлекләрендә Кабул итү көннәре үткәрелә.