20 август 2016 яңалыклары
-
Прокуратура бинасы янына Россия империясенең беренче генерал-прокуроры Ягужинский Павел Ивановичның бюсты куелды
Бүген Кукмарада тарихи вакыйга булды: прокуратура бинасы янына Россия империясенең беренче генерал-прокуроры Ягужинский Павел Ивановичның бюсты куелды. Тантананы Кукмара сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры башлап җибәрде. Чарада район җитәкчелеге һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
-
Татарстанда коега төшкән сыерны коткарганнар
112 хезмәтенә Яшел Үзән районының Әйшә авылы канализация коесына сыер төшүе турында хәбәр килеп ирешә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тиз арада килеп җитеп, бәлагә очраган сыерны коткару эшенә керешә. Сыерны 5 метр тирәнлектәге коедан чыгару өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк була. "Әсирлектән котылган" хайванны коткаручылар 42 яшьлек хуҗасына...
-
Үткәннәр сагындыра
Гадәттәгечә, иртәнге чәйне эчкәч, бакчама чыгам. Кояш чыгып килгәндә, әтәчебез дә үзенең гаиләсе белән куначадан төшә, яңа көн башлануны хәбәр итеп, канатларын җилпи-җилпи сузып кычкыра. Бу манзара совет язучысы Михаил Шолоховның Грәмәчи хуторы иртәсен хәтергә төшерә. Бу вакытта башка кошлар да эшкә керешкән: сандугачлар сайрап тора, сыерчыклар ояларындагы балаларына җим...