19 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Күппрофильле лицей укытучылары командасы иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында өченче урын алды
Күппрофильле лицейның бер төркем яшь укытучылары беренче республикакүләм иҗади яшьләр телевизион фестиваль-конкурсында катнашып, өченче урынны алып кайтты. -Фестивальнең зона туры Түбән кама шәһәрендә узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 12 команда үзара көч сынашты. Бәйге шартлары буенча визит карточкасы, вокал һәм бию, эстрада миниатюралары тәкъдим итәргә кирәк иде....
-
Семинар-киңәшмәдә ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр турында да сөйләшенде
"Кукмара" агрофирмасының "Ярыш" һәм "Правда" бүлекчәләрендә район семинар-киңәшмәсе булып узды. Анда маллар сакланышы, үрчем алу, ит һәм сөт җитештерүдә булган кимчелекләр, аларны хәл итү юллары турында сөйләшенде. Бүген район буенча көнгә барлыгы 112 тонна сөт сатыла. Бу продукциянең күпчелеге Урал, Вахитов исемендәге Восток хуҗалыкларында җитештерелә. -Агрофирмаларда да савымны күтәрү, сыйфатлы...
-
Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" телефоны эшләячәк
20 ноябрьдә 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлегендә "Кайнар линия" телефоны эшли. Күчемсез милеккә хокукка дәүләт теркәве үткәрү һәм алар белән алыш-биреш турындагы сорауларга бүлек начальнигы Люция Шәкертова җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: 8(84364) 2-64-01. Люция ШӘКЕРТОВА, Татарстан буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге начальнигы...
-
Кукмарада аязучан болытлы көннәр сакланачак
Бигрәк кискен үзгәрә бу һава торышы! Кичә генә карлы яңгыр, аяктан егарлык көчле җил иде. Бүген исә табигать тынып калды, ялтырап кояш чыкты. Атна дәвамында көндезләрен 0 градус, төннәрен -1, -2 градус температура, аязучан болытлы көннәр сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Ныклап суытырга ашыкмый ноябрь һавасы. Кыш булыр микән дигән...
-
Самолет һәлакәтендә гомере өзелгән кызның әтисе Кукмара савыт-сабалар заводында эшли
"Казан" аэропортында 17 ноябрь кичендә булган, күңелләрне тетрәндергән коточкыч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан кузгалып, очыш полосасына төшкәндә һәләкаткә очраган "Боинг 737" лайнеры бортында барлыгы 44 пассажир, 6 экипаж әгъзасы булган. Кызганычка каршы, аларның берсе дә исән калмады. Һәлак булучылар илебезнең төрле төбәкләрендә яшәгән, алар арасында Казанда...
-
Балаларны йөртүче автобусларның руле ышанычлы куллардамы?
Агымдагы елның 15 ноябрендә Казан-Оренбург юлында Әлмәт районы укучылары утырган автобус юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелгән, ә микроавтобусның калган пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алган иде. Әлмәт балалары белән килеп чыккан әлеге фаҗига район халкын да хафага салды. Ә менә Кукмарада балаларны йөртү өчен...
-
Район бюджеты проекты гавәми тыңлауларга чыгарылды
Кукмара муниципаль район Советының 2013 ел, 15 ноябрьдәге 57 санлы карары белән Кукмара муниципаль районы Советының "Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты турында"гы карар проекты хупланды һәм гавәми тыңлауга чыгарылды. Бюджет проекты буенча гавәми тыңлаулар 2013 елның 11 декабрендә 9 сәгатьтә район Мәдәният йортында...