19 июль 2013 яңалыклары
-
Районыбызның "Хезмәт даны" газетасына язылу бәясе үзгәрмәде
"Татарстан почтасы" 20 июльдән 2014 елның беренче яртыеллыгына матбугатка срогыннан алда язылу башлануын игълан итте. Подписка 2013 елның икенче ярты еллыгына булган бәяләр белән алына. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына алдагы ярты елга язылу хакы 300 сум. Газетага Кукмара почтамтында, барлык элемтә бүлекчәләрендә хат ташучылар аша язылырга мөмкин. фото: http://www.business-gazeta.ru
-
Танькинода "Кичке бәйрәм" узды
Танькино авылында "Кичке уен" бәйрәме үткәрелде. Җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барган әлеге бәйрәм кичәсендә самавырдан чәйләр эчү, балык шулпасы пешереп ашау да оештырылды. Түбән Үрәстән Лилия Михайлова тамашачыларга үз җырларын бүләк итте. Бәйрәм тантанасы дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм чарасын Гөлбану Таҗиева, Людмила Михайлова, Серафима Гайфуллиналар оештырды. фото: http://is.park.ru/print_doc.jsp?urn=35217608
-
Районыбызның Пчеловод авылында яңа клуб ачылды (+фото)
Бүген Пчеловод авылында яңа клуб куллануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, урындагы җитәкчеләр һәм авыл халкы катнашты. -Сезнең шатлык - безнең дә шатлык. Бу көнне күптәннән көтеп алдыгыз, чөнки клубыгыз иске, заман таләпләренә җавап бирерлек түгел иде. Расих Шакиров җитәкчелегендәге...
-
Тиздән пенсия яңача исәпләнәчәк
Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт пенсияләрен исәпләү буенча яңа кагыйдәләр эшләнә. Бу яңа тәртип 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер дип көтелә. Шул уңайдан, Россия Федерациясенең Пенсия фондында хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов катнашында видео-матбугат конференциясе булды. Яңа...
-
Каенсарда яшәүче 80 яшьлек карт 50 баш умарта тота
Моңа кадәр ерып чыккысыз сазлы урамнарыннан интеккән белән Каенсар авылы (Ваҗашур авыл җирлеге) быел менә дигән юлга тиенер. Федераль программа кысаларында быел анда юл салу эшләре бара. Уйсулыклар, коры үзәннәр аша салыначак асфальт юл дистәләгән басу юл-сукмакларының санын киметер, шәт. Ә без шул бормалы "кәҗә сукмаклары" аша Биккенә ага Мамашевның...
-
"Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә
Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. Без килгәндә кызлар-малайлар, бердәм булып җыелып, уен белән мавыгалар иде. Кайсы таганда атына, турникта күтәрелә, "әбәк"ле уйный. Саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итүче...
-
Яңа программа старт алды
Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары игътибарына! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программалары старт алды. Әлеге программа кысаларында эшмәкәрләрнең белемнәрен күтәрү чыгымнары, җиһазларны лизингка алганда беренчел түләү субсидияләнә. Инновацион продукцияләрне тирәнтен өйрәнеп, җитештерүгә кертүчеләр шулай ук дәүләт ярдәменә өметләнә алалар.Электр челтәре...
-
"Кояшкай"да "Аш-су" көне узды
"Кояшкай" социаль приютында "Аш-су" көне узды. Биредә балалар, яшүсмерләр берничә командага бүленеп, "Кулинар көрәш" дигән бәйгедә көч сынаштылар. Уенның шарты буенча, бакчада өлгергән яшелчәләрдән иң туклыклы салат ясаучы команданы билгеләделәр. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы табигатькә экскурсия белән тәмамланды. фото: http://masterclassy.masterpodelok.com