19 апрель 2016 яңалыклары
-
Яңа туган ир бала мәете табылган
Казанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе ("Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү") буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә. Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы...
-
Игътибар, һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус җылы булачак. http://intertat.ru
-
Байлангар клубында алтын туй кичәсе узды
Байлангар мәдәният йортында авылның үрнәк гаиләләре - илле елдан артык бергә гомер иткән Рафилә һәм Гарәфетдин Баһавиевлар, Нурзия һәм Исламетдин Зариповларның алтын туй кичәсе үткәрелде. Аларны җирлек башлыгы Илфат Миннегалиев, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, туганнары, балалары, дуслары тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәхетле парлар хөрмәтенә матур җырлар яңгырады.
-
Җырчы Лилия Хәйруллинага Миңнеханов килене булуы ярдәм итәме?
Җырчы Лилия Хәйруллина кечкенә балаларын тәрбияләүгә карамастан, иҗатка да бик игътибарлы. Ул яңа җырлар яздыра, хәйрия концертларында теләп катнаша. Бу көннәрдә Лилиянең "Очрашулар кирәк" җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Лилия Хәйруллина белән иҗаты һәм шәхси тормышы турында аралашып алдык. - Лилия, клипта шундый күренеш бар: кыш көне яланөс урамда басып...
-
Югалган балыкчыларның берсен су төбеннән таптылар
Спас районы Измәр авылында булган гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 17 апрельдә 11:55 сәгатьтә хәбәр керә. Алдан җиткерелгәнчә, 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар иртән үк Актай елгасына балыкка китә. Ярдан 100 метр эчтәрәк көймәләре табылса да, кешеләрен яр буйларыннан һәм водолазлар ярдәмендә кичкә кадәр сулыктан эзләү дә әлегә нәтиҗә...
-
Зур Сәрдек гимназиясе укучылары "Илһам" бәйгесеннән дипломнар белән кайтты (фото)
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы иҗатка сәләтле укучылар арасында "Илһам" иҗат бәйгесе уздырды. Арчада үткән сайлап алу турында Зур Сәрдек гимназиясе укучылары Шәйхетдинова Илзия һәм Шаһабиева Йолдыз катнашты. Сайлап алу турын уңышлы узган әлеге укучылар 12 апрель көнне Казанда узган йомгаклау бәйрәмендә катнаштылар. Шаһабиева Йолдыз III дәрәҗәле диплом, Шәйхетдинова Илзия...
-
Эш бирүчеләр игътибарына
Мәшгульлек үзәге сезне 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру буенча хезмәттәшлек итәргә чакыра. Балигъ булмаган гражданнарның вакытлыча эшләрдә катнашкан чоры өчен мәшгульлек үзәге тарафыннан 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Өстәмә мәгълүмат өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Игътибар, Татарстанда кайбер телеканаллар эше туктатыла
20 апрельдә план буенча профилактик эшләр башкару сәбәпле кайбер телеканналлар эше туктатылачак. Россия Коммуникация күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе" телеканалы һәм "Татарстан - Яңа гасыр" радиоканалы ("Болгар" радиосы радиогрограммасы) эшләре туктатылачак. Шул ук вакытта "СТС" телеканалын трансляцияли...
-
Ислам нигезендә ярату ята
Район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда Россия ислам университеты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органы вәкилләре чыгыш ясады. Ришат ШАКИРОВ, район прокуроры: -Бүгенге көндә Сүриядәге вәзгыять һәркемгә мәгълүм. Анда дөнья диннәре исеме артына яшеренгән террорчылык...
-
Тәмле балык – фермада
(туганым Фәния сөйләгәннәрдән) Әнием гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләде, дәресләрдән соң мин аңа булышырга йөри идем. Колхозыбызның бай, миллионер чагы. Рәттән тезелеп киткән сыер, бозау, дуңгыз фермаларына азыкның иң яхшы сыйфатлысын китерәләр иде. Дуңгызлар бигрәк тә сыйлы булды: аларны скумбрия, сардина, минтай, мойва кебек балыкларның "эсвижи"еннән дә, тозлысыннан...
-
“Тылсым”да ял итүчеләр өчен әдәби сәгать уздырылды
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуын каршылап, "Тылсым" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен әдәби сәгать уздырылды. Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәре Тәскирә Сәлимова шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды, "Без Тукайлы халык" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Әлеге чарада районыбызның үзешчән шагыйрәләре Кәүсәрия...
-
Ялган аракыга каршы көрәш: Казахстанныкы гына димә...
Ялган аракыга каршы көрәш ни дәрәҗәдә генә катгый булмасын, контрафакт алкоголь белән сәүдә итү очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Кызганыч, әлеге төр исерткеч эчемлекләрне читтән кертү белән беррәттән, аларны үзебездә дә җитештереп саталар... Билгеле булганча, республиканың хокук сакчылары Татарстанга читтән кертелә яки үзебездә әзерләнә торган ялган продукциягә каршы көрәшкә аеруча зур...