19 апрель 2015 яңалыклары
-
"Ак Барс" кубокны СКАга бирде
Бүген СКА Гагарин кубогы финалының бишенче матчында 6:1 исәбе белән "Ак Барс" командасын тар-мар итте. Бу - Санкт-Петербург клубының беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булуы. Дүртенче матчтагы кебек казанлылар бүген дә бик тиз үз капкаларына алка керттерде. Матчның 73 нче секундында ук исәп 0:1 иде инде. Шуннан соң "Ак Барс"ның...
-
Алинә Сәфиуллина һәм Эльвира Хамматова Үрәсбаш сәхнәсен гөрләтте
Кичә Үрәсбаш авылы клубында танылган җырчылар Алинә Сәфиуллина һәм Эльвира Хамматоваларның концерты булды. Алар "Ике килен" дигән тамаша тәкъдим иттеләр. Концерт берсеннән-берсе матур җырлар, шаян сүз белән үрелеп барды. Җырчыларның һәм алып баручының чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
-
Май бәйрәмнәрендә кукмаралыларны җиде көн ял көтә
Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан быел Татарстан халкы җиде көн ял итәчәк. Яллар 1, 2. 3, 4 майга туры килә (җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе). 9 майда өч көн - 9, 10 һәм 11 майда (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) ял көтелә. 8 майда эш сәгате бер сәгатькә кыскартыла. 5,...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев өлкәннәрне 90 яшьлек юбилейлары белән котлады (+ФОТО)
Районыбызның Мәмәшир авылында яшәүче Бибигайшә апа Галимова һәм Чишмәбаш авылында гомер кичереп, хәзерге вакытта кызы гаиләсендә Уразайда яшәүче Мәдинә апа Каюмоваларны район җитәкчесе Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина һәм авыл җирлекләре башлыклары котлады. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Яр Чаллыда яшәүче райондашларыбыз катнашында “Каләмдәшем-якташым” дигән очрашу чарасы үтте
Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә "Каләмдәшем-якташым" дигән очрашу чарасы узды. Аны биредә хезмәт куючы якташыбыз, китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Гөлназ Шараева (Галимҗанова) оештырды. Әлеге очрашуда Кукмара районында туып-үскән, хәзер Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм ияләре катнашты. Алар Чаллыда нибары өчәү икән:...
-
“Яшьлегемнең актык минутында сезнең белән торып булмады”
Бу юллар Моталлап абыемның хатыннан алынды. Ул аның хәзергә хәтле сакланган бердәнбер хаты. Хат 1941 елның 24 ноябрендә язылып, безгә 1942 елның 11 гыйнварында килеп җитә. Хатның эчтәлеге: Исәнмесез, әти, әти һәм барча туганнарым, сеңелләрем. Сезгә сагынычлы сәламнәремне язып, рәхәт яшәвегезне теләп калам. Шулай ук түтәй белән җизнигә, барча күрше-күләннәргә...
-
Композитор Илгиз Зарипов “Җиңү язы” җыр фестиваль-конкурсы уздырачак
8 майда Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Зур Кукмара мәдәният йортында композитор Илгиз Зарипов "Җиңү язы" җыр фестиваль-конкурсы үткәрә. Конкурсның шартлары: 1 патриотик, 1 ирекле җыр. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Белешмәләр өчен телефоннар: 38-5-30, 89600364194. Башлана 19 сәгатьтә. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1Ldmtxb2xKSVp3SW5Lc0R5TTBMa0E4TWVGa04wekJmRjZIM0gwMXNJRVlTOTExdVNjUjAxMEdjdXR5b0tzNzBmZDJpbWZPd0JPOXVqVjd6R0c4RjdwVldpdHV1M0VmdkJTWEx4dw&b64e=2&sign=789f7f25d05446ef91dee76b44e9723a&keyno=0
-
Коточкыч җинаять: 5 кызны башта үтергәннәр, аннары яндырганнар
Янгын чыккан фатирга килгән коткару хезмәткәрләре анда бугазлары киселгән 5 мәеткә тап була. Иртәнге якта ирен эшкә озатырга чыккан ханым янгын исе сизеп, МЧСка шалтырата. Янгынны сүндергәннән соң биредә биш мәет табыла. Аларның һәрберсенең тәнендә 30-40 тапкыр пычак белән кадалган яралар барлыгы ачыклана, кайберләренең бугазы исән килеш киселгән булып чыга....