19 март 2015 яңалыклары
-
Җәяүлене бәрдергән шофер авария урыныннан качкан
Әлмәт районында билгесез шофер машинасы белән җәяүлене бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Бу турыда "Знамя труда" газетасы хәбәр итә. Фаҗига Казан-Оренбург юлының 258 чакрымында була. Казан ягына таба хәрәкәт итүче шофер, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сакламый, 58 яшьлек Чупай авылы кешесен бәрдерә һәм авария урыныннан кача. Зыян күргән ир кеше...
-
Аулак өйдә (шигырь)
Беркөн әти белән әни Чыгып китте Казанга, Безгә җылытып ашарга Пылау калды казанда. Янә калды утыз чеби, Унбиш тавык абзарда. Әле тагын бер бозау бар, Алган идек базардан. Энем белән без инде зур, Икебезгә - уналты. Шуңа күрә аулак өйдә Икәү генә куна алдык. Иртән торып, битне югач, Чәйләр кайнатып...
-
Бәдрәфнең ишеге бар, биге юк
Мин үзем еш авырганлыктан дәваханә юлын күп таптыйм, даруларсыз да тора алмыйм. Дәваханәгә баргач, озаграк тоткарланырга туры килгән вакытлар да була. Шундый очракларда бәдрәфкә дә керәсең. Мин олы яшьтә булмасам да, бәдрәфкә керергә читенсенәм, чөнки хатын-кызларныкы кеше күп йөри торган җирдә үк урнашкан, ишегендә биге дә юк. Син бәдрәфкә кергәч,...
-
Рәфкать Абдуллин призына чаңгы ярышы үтте
Рәфкать Абдуллин призына үткәрелгән чаңгы ярышында Лельвиж урта мәктәбе - беренче, Янил аграр көллияте - икенче, Югары Чура урта мәктәбе командасы өченче урыннарны яуладылар. Ветераннар арасында классик стиль белән 3 чакрым араны беренче булып Фәтхерахман Бәшәров узды. фото: http://www.teleport2001.ru/administraciya-goroda-blagoveshchensk/2013-01-14/16638-lyzhnya-2013-proydet-v-blagoveshchenske-10-fevralya.html
-
Кукмаралылар “Политзавод”та катнашачак
Жомга көнне Казанда "Политзавод-2015" старт ала. Ул "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь депутат мәктәбе" федераль проекты рамкаларында үткәрелә. Анда Татарстаннан 150 егет һәм кыз катнашачак. "Политзавод"та катнашучылар 5 мәйданчыкта эшләячәк. Һәркайсына билгеле бер тема буенча үз фикерен житкерүгә бер минут вакыт бирелә. "Эчке праймериз" нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнәчәк. Аларның чыгышына жюри...
-
Кукмарада умартачылар җыелышы 23 мартта була
Умартачылар җыелышы 23 мартта, 8 сәгать 30 минутта авыл хужалыгы идарәсе бинасында була. Рәхим итегез! фото: http://www.rosfoto.ru/shop/photo/68557/
-
Кукмаралылар Казанда кәгазь самолет очырып кайттылар (+ФОТО)
Укучылар арасында кәгазь самолетлар очыру буенча Республика чемпионаты уздырылу хакында ишеткәч, мәктәп еллары, башлангыч сыйныфларда укыган вакытлар искә төште. Малайлар, тәнәфес җитүгә, үзләренең дәфтәр битеннән ясалган самолетларын очырырга тотыналар иде. Кызык бит: кемнекедер һавада озаграк тирбәлә, ә кемнекедер шул арада "борын"ы белән идәнгә кадала... -Балаларны техник иҗатка якынайту, инженерлык һөнәренә...
-
Кыр эшләренә хәзерлек темпын арттырырга кирәк
Быел яз февраль аенда ук юлга кузгалды. Аның иртә килүе игенчеләр өчен бик уңайлы булмаса да, табигатькә каршы килергә җай юк. Шуңа кыр эшләренә хәзерлек темпын арттырырга гына кала. "Исток Агро" агрофирмасында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә шундый бурыч куелды. Зур Сәрдек машина-трактор паркының буеннан буена язгы кыр эшләрендә катнашачак техника тезелгән....
-
Өлкәннәрнең барысы да хөрмәткә лаек
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә нибары ике айдан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан районыбызда бик күп төрле чаралар үткәрелә. -Районыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына, аларга тиңләштерелгәннәргә - барлыгы 1387 кешегә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медальләре тапшырабыз. Бу көннәрдә барлык авыл җирлекләрендә дә...