19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Илсурның келәмнән елап чыкканы юк
Классик әдипләребезнең әсәрләрендә, татар халык җырларында нәкъ менә Илсур кебек көрәшчеләр күзаллангандыр. Сабыр, тыйнак, аз сүзле, әмма көрәш мәйданында аны җиңүчеләр сирәк.
-
Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Урыны белән бераз кар явачак.
-
Фото: Православие динен тотучы кукмаралылар Качмануны билгеләп үтә
Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалды
-
Иртәгә чаңгы шуу буенча мастер-класска чакырабыз
Шәһәребезнең көньяк-көнбатыш районында өч чакрым озынлыкта яңа чаңгы юлы салынды. Анда кичке вакытта да шуарга мөмкин. "Динамо" дип йөртелүче бу трасса район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән эшләнде. 20 гыйнвар, шимбә көнне сәгать 10да әйләнгеч (объездной) юл кырыенда чаңгы федерациясе белән берлектә күнегүләр уздыру буенча мастер-класс оештырыла. Рәхим итегез!
-
Татарстанда "өлешчеләр"гә ярдәм фонды булдырылачак
Төзелеш министрлыгы проблемалы 33 объектка мониторинг ясый, анда 4211 кеше фатир алган.
-
Иртәгә “Ялкын” клубында милли көрәш буенча районара ярышлар була
20 гыйнварда "Ялкын" яшүсмерләр клубында республика спорт мастеры Илгизәр Гыйбадуллин истәлегенә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында милли көрәш буенча районара ярышлар була. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Татарстан Президенты балалар бакчаларында абунә түләүләре тәртибен үзгәртергә кушты
Бала бакчага килмәгән көннәр өчен абунә түләвенең күләме кимергә мөмкин.
-
Район Советының чираттагы утырышыннан фоторепортаж
Искә төшерәбез, бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы узды.
-
Тылсымлылар өлкәннәрнең хәлен белделәр
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Мобиль бригада" составында Әсән-Елга авылында яшәүче Саҗидә Галиуллина янында булып, ярдәм күрсәттеләр. Үзәк хезмәткәрләре шулай ук Кукмарада яшәүче икенче төркем инвалид Татьяна Сергееваны 80 яшьлек юбилее белән котлап, истәлек бүләге тапшырдылар.
-
Район Советының чираттагы утырышы узды
Өченче чакырылыш Кукмара район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышы район Советы бинасында узды. Көн тәртибендә район Уставына үзгәрешләр кертү проекты (2нче укылыш), район эчке эшләр бүлегенең һәм контроль-хисап палатасының үткән елгы эшчәнлекләре турындагы хисаплары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү, участок сайлау комиссияләре составына...
-
Бер елмаю җитә
Сагышларың үзең генә бел дә, Шатлыкларың син сип дөньяга. Синең янда мөмкин булсын дисәң Яшәү матурлыгын тоярга. Тормыш сикәлтәле бит болай да, Ямьләндерик матур сүз белән. Дус-туганга изге теләк теләп, Сәлам бирик ачык йөз белән. Бер елмаю үзгәртергә мөмкин Моңсуланган боек күңелне. Күңелең шат булса, тоясың бит Канатланган кебек үзеңне....
-
Кукмарада рөхсәтсез салынган гаражларны алу буенча эш дәвам итә
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән шул хакта әңгәмә