18 декабрь 2016 яңалыклары
-
Поселокның "Каенкай" балалар бакчасында кышкы әкият (фото)
-
Гүзәлия: «Ирем урыс булса да Коръәнне миннән яхшырак белә»
- Гүзәлия ханым, нинди яңалыкларыгыз бар? - Тиздән Казанда яңа альбомымның һәм клибымның презентациясе, шуңа әзерләнеп йөрим. - Ә шәхси тормышыгыздагы яңалыкларга килгәндә? - Әллә ни юк: шул ук ир белән сугышмый, талашмый, аерылышмый яшибез, Аллаһыга шөкер (көлә). Ирем - Вячеслав, урыс милләтеннән. Бер дә урыска кияүгә чыгармын дип уйламадым....
-
Поселоктагы "Кыңгырау" балалар бакчасының кар шәһәрчеге (фотолар)
Кар сыннары да ясадык, Чыршысын да утырттык Яңа елның киләсен Без бик сагынып көттек. Кыш бабае, кар сылуы Үзебездә булачак Маймыл бездән китә инде, Әтәч елы киләчәк. Бергә-бергә эшләдек без Ярдәм итте бар халык Бакчабызның нәниләре Карап торды шатланып.
-
Кукмарада “Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...