18 декабрь 2013 яңалыклары
-
22 декабрьдә "Олимп"та хоккей ярышы була
22 декабрьдә, 9 сәгатьтә "Олимп" боз сараенда төньяк төбәкләрнең ветераннар командалары арасында Гарәфиев Фәнил Канәфи улы истәлегенә хоккей турниры үткәрелә. Рәхим итегез! фото: http://www.fotosa.ru/ru/stock/search.asp?ID=2446161
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
ГРАЖДАННАР ИГЪТИБАРЫНА! 20 декабрьдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, прокуратура хезмәткәрләре һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк: Нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы - 8дән 9 сәгатькә кадәр; Нотариус Миндубаева Роза Ногман кызы - 9нан 10 сәгатькә кадәр; Нотариус...
-
Кукмаралылар бадминтон ярышының финалында катнашачак
Саба районында Татарстанның бадминтон Федерациясе Кубогына ярышлар узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. Азат Шаһабиев (беренче гимназия), Илмир Корбанов (Кукмара аграр көллияте), Алинә Хәсәнова һәм Аделина Бурцевалардан (Манзарас мәктәбе) торган команда аеруча яхшы уен күрсәтте. 11 команда арасында районыбыз командасы өченче урынга чыгып, ярышның Казанда узачак финал өлешендә катнашу...
-
Кукмара районы мәктәпләрендә “Чисталык дәрес”ләре узачак
Татарстанда старт алган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. 20 декабрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә "Чисталык дәресе" дигән табигатьне саклау - экологик белем бирү акциясе узачак. Акциянең төп максаты - үсеп килүче яшь буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. Дәресләрдә табигатьне саклау, аның...
-
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде
Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне саклау максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге Указ нигезендә шушы вакыт...
-
Кукмара районында халыктан сөт җыю бәяләре бераз артты
Узган айларда шәхси хуҗалыклардан сөтнең нинди бәягә җыелганлыгы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ә ноябрь аенда бәяләр ничек булган? Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сөт җыючыларның күбесе бәяне 18 сумга кадәр күтәргән. Әмма бу күрсәткечтән артык яки ким хакка җыючы эшмәкәрләр дә бар. Борис Степанов...
-
Олимпиада уты 31 декабрьдә Казанга килеп җитәчәк
Олимпия уты эстафетасының Казан этабы узып баручы елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә башланачак. Ут касәсен исә Яңа ел төнендә кабызачаклар. Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган. Сочи эстафетасы буенча эшче төркем Татарстан башкаласына 28 декабрьдә киләчәк. Эстафета үзе Казанның Тимер юл вокзалында...
-
7-8 сыйныфлар арасында интеллектуаль укучылар ачыкланды
Сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль кызыксынуын үстерү максатыннан Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Манзарас мәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрде. 2013 елның иң интеллекталь укучылары булып Байлангар мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дилә Әминова һәм Кукмара күппрофильле лицееның 8 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйлаева табылдылар. Бу турыда...
-
Быел Кукмара районында 701 бала дөньяга килгән
Бүген ЗАГС хезмәткәрләре көне. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Агымдагы елның 11 ае өчен ЗАГСтан алынган мәгълүматлар шатландыра, чөнки районыбызда туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк булган. 701 сабый дөньяга аваз салган, 601 кеше бу фани дөнья белән хушлашкан. Шушы чорда 434 пар законлы никахларын теркәгәннәр. Аерылышучылар саны, кызганычка каршы, 135 гаилә...