18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Хәния Фәрхи: Алсуны сагынып елыйм
15 ноябрьдә Мәскәүнең Кремль концертлар залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең юбилей концерты узды. Җырчыны тәбрикләп, Казанның һәм Мәскәүнең данлыклы артистлары чыгыш ясады. Тамаша шулкадәр югары дәрәҗәдә узган ки, концертта катнашкан артистлар да, тамашачы да һәм Хәния ханым үзе дә бик канәгать калган. Ул әле дә андагы хис-кичерешләр белән яшәвен...
-
Ике балыкчы боз астына киткән
Боз катканнан алып, Татарстанда ике балыкчының гомере өзелгән. Бу хата ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Кичә, 17 ноябрьдә, Ютазы районында ике балыкчының үле гәүдәсе судан чагарылган. 1947 һәм 1949 елгы ир-атлар Башкортостан кешеләре булып чыккан. Биредә балык тоткан вакытта боз астына киткәннәр. Гадәттән тыш хәл,...
-
Полиция 11 яшьлек кызны урларга теләгән ир-атны эзли
Әлеге хәл кичә, 17 ноябрь кичендә, булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә. Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар үткәрелде
Вахитов исемендәге хуҗалыкта ун айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары вахитлеләрнең мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше, техник базасы, ремонт барышын белән танышты. Пленар өлештә исә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде.
-
Кукмара егете Айрат Галимов Россиянең иң яхшы парикмахеры булды (+Фото)
26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк. Айрат Кукмара 4нче мәктәбендә белем алган. Ул кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Иң элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен, моннан алты ел элек Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган егет үзен...
-
Икенче төркем инвалид кешенең соравына район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Әлфинур Сабитова җавап бирә
Мин балачактан икенче төркем инвалид. Бер көн дә дарусыз тора алмыйм. 2015 елга бушлай алырга дип, 1 октябрьгә кадәр гариза яздым. Акча тотылып кала, ә даруны сатып алам. Табибларга алдан әйтәсе булган икән. Мин табибларны гаепләп язмыйм, алай эшлисе икәнен каян белим. Авылда җыелыш үткәрелгәндә Пенсия фондыннан килгән хезмәткәргә әйткән...
-
Коточкыч авария: өч автомобиль бәрелешкән, 22 яшьлек шофер үлгән
Әлеге юл фаҗигасе Әлмәт районында кичке сәгать уннар тирәсендә була. Казан ягыннан Оренбург юнәлешендә хәрәкәт итүче "ВАЗ-21093" автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 9.10 пунктларын боза, иң элек үзеннән алда баручы ярымприцеплы КамАЗга, шуннан соң юлның каршы як полосасыннан хәрәкәт итүче "Тойота" автомобиленә бәрелә. "ВАЗ-21093" автомобиленең 22 яшьлек шоферы алынган...
-
Париждагы теракт вакытында югалган россияле үлгәннәр арасында табылган
Париждагы террорчылык актлары вакытында хәбәрсез югалган Наталья Муравьеваның ире хатынын үлүчеләр арасыннан таныган. Бу хакта Россиянең Франциядәге илчелек вәкилләре сүзенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. "Россия хатын-кызының ире безгә, теракт вакытында һәлак булган хатынын тануын җиткерде, - дигән илчелек вәкиле. - Аның үлеменә бәйле нечкәлекләрне әйтә алмыйм". Исегезгә төшерәбез,...
-
Күкшелдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән иҗат кичәсе үтте (+Фото)
Күкшел мәдәният йортында авылдашыбыз Люция апа Хәлиуллинаның иҗатына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән иҗат кичәсе узды. Бәйрәмдә Люция апа иҗат иткән шигырьләр, бәетләр укылды. Чара төрле милли уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Люция апаны хөрмәт итеп килгән кунаклар арасында аның белән озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары катнашты....
-
Район Мәдәният йортында эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" укыту семинары узачак
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы 4 декабрьдә 11.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында эшмәкәрләр өчен "Бизнес-десант" укыту семинарлары үткәрә. Семинарда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр, кыска гына вакыт эчендә бизнесның яңа юнәлешен эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк әзер документлар, республикабызда кече һәм урта бизнесны яклауның формалары һәм инфраструктурасы, "Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты һәм базарга чыгу...
-
Кукмарада терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды
Бүген терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда терактлар нәтиҗәсендә илебездә һәм Европа илләрендә туган кискен хәл уңаеннан, терроризмга каршы кичекмәстән чаралар күрү мәсьәләләре каралды. Районда бу юнәлештә башкарылучы эшләр, оешма-предприятие җитәкчеләре алдында торган бурычлар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев...