18 июль 2016 яңалыклары
-
Урал урманнарында адашкан хатын-кыз бер ай буе берүзе аучы йортында яшәгән
Бер ай элек Чиләбе өлкәсенең Верхний Уфалей шәһәре янындагы урманда адашкан хатын-кыз ай буе аучылар йортында яшәгән. Анда азык-төлек запасы һәм җылы киемнәр булган, дип хәбәр итә ТАСС, өлкә Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. "Бер ай элек Уфалей урманнарында адашкан 1987 елда туган хатын-кыз 13 июль...
-
Ядегәрдә “Кичке уен” узган
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен искә алу, халыкны сәнгатькә, иҗатка тарту максатыннан, Ядегәр мәдәният йорты каршында "Кичке уен" үткәрелде, дип хәбәр итә vk.com/kukmortatarstan. Чарада катнашкан hәрбер кунак казанда пешкән боткадан, күмер самовары чәеннән hәм коймактан авыз итте.
-
Машина шартлаган (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл 15 июльдә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә булган. Буада Вахитов урамындагы бер кибет яныннан ерак түгел урында "Ниссан" автомобиле шартлаган. Беренче фаразлар буенча, машинада газ баллоннары булган. Шуларның берсе шартлаган, дигән фараз бар. Районның ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтеннән җиткерүләренчә, машина хуҗасы - 1961 елгы ир-атны хастаханәгә, хирургия бүлегенә...
-
Җәй уртасы, печән өсте (фото)
Кемдер печәнне машина белән, кемдер түкләп, рулонлап алып кайта, ә кемнәрдер күтәреп ташый. Әйе шул, җәйнең һәр көне кадерле ул. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотосы
-
Поселокның Маяковский урамына асфальт җәелә (фото)
Кукмарабызда юллар төзекләндерелү дәвам итә. Бүгенге көндә юл төзү хезмәткәрләре поселокның Маяковский урамына асфальт җәяләр. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары
-
Самавыр янына яңа эскәмияләр куелды (фото)
Поселокның Гагарин урамында бик матур, бизәкле самавыр урнаштырылгач, әлеге урам тагын да ямьләнеп киткән иде. Хәзер самавыр янына уңайлы эскәмияләр дә ясап куйганнар. Әмма булганны саклап та тотарга кирәк. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары
-
Атлас Булатов исемендәге паркта эш гөрли (фото)
Паркта Түбән Өскебаш, Ядегәр, Пычак, Өркеш, Кәркәүч, Зур Кукмара һәм башка авыл җирлекләреннән килгән клуб, китапханә хезмәткәрләре газоннарны казып-тырмалап, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар урнаштыралар. Шулай ук биредә тиздән сәхнә дә ясалачак. Гөлия НУРИЕВА хәбәре һәм фотолары
-
Күппрофильле лицей укучылары “Сәләт” форумында катнашты
Алексеевск районында урнашкан Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында V Халыкара яшьләр уку-укыту "Сәләт" форумы узды. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Поселокның күппрофильле лицееннан да 13 укучы укытучылар Наталья Галиева һәм Алсу Ибраһимовалар җитәкчелегендә районыбыз командасы...
-
Артистлар арасында ябыгу буенча "ярыш"!
Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган сәхнә кешесе өчен эчке дөньяның гына түгел, гәүдә, йөз-кыяфәтнең дә матур булуы мөһим. Шуңа да артистлар "сәхнә матурлыкны ярата", дип еш кабатлый. Татар эстрадасында ябыгып һәм тагын да чибәрләнеп киткән артистлар байтак. Алар арасында Илнар Сәйфиев, Айгөл Рәхимова, Ризат Рамазанов һәм башкалар бар. Илнар Сәйфиев: 4...
-
ЕГАИС: белгеч аңлатма бирә
Хәзер кибетләрдә сатып алынган һәр шешә сыра, аракы һәм башка төр алкогольне Мәскәүдән күзәтеп торачаклар. Россиядә, ялган хәмергә каршы көрәш максатыннан, яңа чаралар кертелде. 2016 елның 1 июленнән башлап, Татарстан кибетләре Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системага (ЕГАИС) кушылды. Intertat.ru хәбәрчесенең әлеге темага кагылышлы сорауларына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары...
-
Иске Юмьяда яшәүче Ираида һәм Анатолий Рамазановларга уллары хезмәт итүче хәрби частьтән Рәхмәт хаты килде (фото)
Иске Юмьяда яшәүче Ираида һәм Анатолий Рамазановларның уллары Александр Екатеринбургта хәрби хезмәт уза. Райондашыбыз Җиңү көнендә хәрби парадта катнашканы өчен Россия оборона министрлыгының медале белән дә бүләкләнгән. Шушы көннәрдә Рамазановларга уллары хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән. -Сезнең улыгыз намуслы, тәртипле егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти,...
-
Кукмарада “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе бара
Аның төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булганнарны үзләре белем алган уку йортларын яңа уку елына әзерләү өчен ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Село Чура мәктәбенең элеккеге өч чыгарылыш укучысы мәктәпкә 32 мең сумга якын акча биргән. Шулай ук шәхси эшмәкәр Владимир Аввакумов та...