18 май 2013 яңалыклары
-
Кукмара беренче гимназиясендә Универсиада уңаеннан сабантуй
Кукмара беренче гимназиясендә Универсиада уңаеннан сабантуй уздырылды. Традицион милли уеннардан тыш, спорт ярышлары, ярминкә дә үткәргәннәр. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Каенсарда яшәүче Эльвираның сабыена 3 ай тулган
Февраль аенда Кукмара районы Каенсар авылында яшәүче Эльвира Әскәрова бәби тапкан иде. Монда шаккатарлык берни юк кебек, әлбәттә, Эльвираның тумыштан авыр формадагы ДЦП белән авыруын исәпкә алмаганда. Бүген Эльвира үзе дә, улы Марсель дә исән-саулар, җәйге кояшлы көннәрне көтеп яшиләр. Эльвира дистацион рәвештә ТИСБИның логистика бүлеген тәмамлап, тиздән диплом да...
-
Мәктәпләрдә сынаулар башлана
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык укучылар да җәйге каникулларга таралыр. Ә менә 9нчы һәм 11нче сыйныфларны алда зур сынаулар көтә. Бердәм дәүләт имтиханнары 27 майда башланып, 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 майда 496 бала рус теленнән БДИ...
-
“Җырлыйк әле”дә кукмаралылар җырлый
18 майда, 20 сәгать 30 минутта "ТНВ" каналында баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында кукмаралылар чыгыш ясаячак. Якташларыбыз өчен тавыш бирик, дуслар. фото: http://uin.tatarstan.ru
-
Байлангар урта мәктәбендә фестиваль узды
"Укытучы иҗаты, ата-ана кайгыртуы, бала уңышы" исемле әлеге фестиваль инде алтынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге чараның максаты - мәктәп эшчәнлегенә карата бер еллык йомгак ясау: уку, иҗади тормыш һәм мәктәпнең җәмәгать эшчәнлегендәге иң актив катнашкан сыйныфны билгеләү. Тантанага Казаннан Фәнил Вакказов җитәкчелегендәге кунаклар да кайткан иде. Сезгә фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
-
Кукмараның “Төбәкне өйрәнү” музеенда 7 меңнән артык экспонат бар
18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге бәйрәм бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызның "Төбәкне өйрәнү" музее 1995 елда ачыла. -Бүгенге көндә музейда 7 меңнән артык экспонат бар. Быел реставрация эшләрен дә төгәлләргә уйлап торабыз, - ди музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина. - Шунысы куанычлы: халыктан бер дә өзелмибез....