18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы Яңа Сәрдектә яшәүче Гыйлембану апаны 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район хәрби комиссары Равил Гафиев, җирлек башлыгы Илгиз Нәбиевлар да туган көн иясенә үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Гарифуллина Гыйлембану Сәхәби кызы 1926 елның 15 гыйнварында Зур Сәрдек авылында дөньяга килә. 1952 елда Гыйлембану...
-
Олыяз мәктәбе укучылары олы йөрәкле хәйрияче Әсгать Галимҗановның каберен зиярәт кылдылар (+Фотолар)
Олыяз мәктәбенең 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Илүсә Фәләхова белән берлектә, Казанга экскурсиягә барып кайттылар. -Хәйрияче Әсгать Галимҗанов белән 2010 елда очрашкан, аны үзебезнең мәктәпкә очрашуга чакырган идек. Әмма безгә Әсгать абыйны үзебезнең мәктәптә күрү насыйп булмады, ул бакыйлыкка күчте. Без күптән түгел генә укучылар белән бергә Казанның татар зиратында...
-
Купка китапханәчесе укучылар белән дәрес үткәрде
Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәммәтова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Сәламәт булыгыз" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Укучыларга саф һаваның файдасы турында сөйләгәннән соң, китапханәче балалар өчен саф һавада төрле уеннар, таудан чана шууны оештырды.
-
Кукмарада “Кукмара кышы – 2015” фестиваль-конкурсының икенче сайлап алу туры узачак
22 гыйнварда район Мәдәният йортында "Кукмара кышы - 2015" татар җыры фестиваль-конкурсының икенче сайлап алу туры үтәчәк. Катнашалар: Динә Абдуллина - Нормабаш Рузилә Зиннәтова - Дусай Гөлфиназ Мөэминова - Дусай Әнисә Мөхәммәтҗанова - Әсән-Елга Физалия Габидуллина - Өлге Дилә,Зилә Зиннәтовалар - Дусай Фәнис Бариев - Пычак Эдуард Асапов- Киндеркүл Руфинә...
-
10 яшьлек балаларга да машинада креслосыз йөрергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасы депутаты, либерал-демократ Иван Сухарев керткән. Аның сүзләренчә, кайбер балалар буе һәм авырлыгы буенча 10 яшьтә дә әти-әниләрен узып китәргә мөмкин. Шуңа да балалар креслосында йөрү аларның сәламәтлегенә күбрәк тә зыян салырга мөмкин. Бу проблеманы хәл итү өчен депутат балалар креслоларын...
-
Районда никахларын иң беренчеләрдән булып өч пар теркәгән
Бәйрәм каникуллары сөенечле вакыйгаларга бай булган. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 8 гыйнварда тәүге өч парны язылыштырганнар. Иң беренчеләрдән булып Ләйсән һәм Рөстәм Рәхимовлар, алардан соң Илзия һәм Илнур Зиннәтовлар, Эльмира һәм Марат Гобәйдуллиннар үзләренең никахларын теркәгән.
-
Кукмара районында Качмануда суга чуму өчен өч җирдә бәке ясалачак
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук...
-
Кукмарада юл фаҗигаләрендә дүрт кеше һәлак булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел район территориясендә зыян күрүчеләр белән 40 юл һәлакәте теркәлгән. Бәхетсезлек очракларында дүрт кешенең гомере өзелгән, 58е төрле тән җәрәхәтләре алган. 12 яшькә кадәрге балалар катнашында алты юл фаҗигасе булган.