17 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Югалган чаңгычы үле килеш табылган
45 яшьлек ир-ат кичә чаңгыда шуарга дип урманга киткән булган. Яр Чаллыда яшәүче шул китүеннән кайтмаган. Төшке аш вакытында туганнары аның белән телефоннан сөйләшкән, шуннан соң ул телефонга җавап бирми башлаган. Аптырагач, туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Ир-атны төне буе эзләгәннәр. Аны башка чаңгычылар үлгән килеш тапкан. Тикшерүчеләр аның үлеменең сәбәбен...
-
Кукмаралылар Балтачта концерт куйдылар
Районыбыз үзешчәннәре Балтач мәдәният йортында "Их, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Ызандаш районнар белән ныграк аралашу, бер-береңнең иҗатын, сәләтен якыннан күрү максатыннан мондый чаралар үткәрү инде традициягә әверелде. Концертны "Әссәләмәгаләйкем" җыры белән Алмаз Харисов башлап җибәрде. Шулай ук Илнар Камалиев, Динара Николаева, Рәфидә...
-
Өр-яңа конкурс: “Безнең чана үзе чаба”
Игътибар! Игътибар! Спорт ветераны, үзхәбәрчебез Артур Зәкиев идеясе белән без райондашларыбыз арасында кулдан ясалган чаналарга конкурс игълан итәбез. Конкурсның таләбе буенча чаналар төрле материалдан ясалырга һәм ул төрле максатларда файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме -алар функциональ һәм куркынычсыз булырга тиеш. Конкурста катнашырга теләүчеләр чаналарның фоторәсемнәрен хат белән яки kukmor-gazeta@ mail.ru электрон...
-
Казанда зур янгын
Островский урамында 4 катлы йорт яна. Анда офислар урнашкан булган. Әлегә янгынның нидән килеп чыгуы һәм анда зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Соңрак бу турыда язып чыгарбыз. Әлмәт таңнары
-
"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" наркотикларга каршы көрәш акциясе башланды
27 ноябрьгә кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең икенче этабы барачак. Бу уңайдан район эчке эшләр бүлеге наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә киң җәмәгатьчелекне дә актив катнашырга чакыра. Әлеге акция кысаларында һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, наркотиклар таратучылар, кулланучылар, сату итү...
-
Кукмаралыларны кар артыннан яңгыр көтә
Инде кыш үз хокукларын яулады дип уйларга, язга кадәр кирәкмәс дип, зонтикларыгызны еракка алып куярга ашыкмагыз, җәмәгать: бу атнаның шимбәсеннән якшәмбегә каршы төндә инде яңгыр көтелә. Аңарчы безне суыклар куркытып алачак. Иртәгә инде көндез - 9, пәнҗешәмбе иртән 16 градус салкын булачак. Көндез суыклык 11 градуска гына калып, җомга көнне...
-
Кукмараның "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбленә Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды
Яңа Каенсар авылының Геннадий Ахметов җитәкчелегендәге "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле, "Татарстан - туган йортыбыз" этник мәдәни фестиваленең Гала концертында уңышлы катнашып, республикабыз Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ вәкилләреннән башка теркәү өчен... (+Фото)
Билгеле булганча, хәзер яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар юл-транспорт һәлакәтен полиция хезмәткәрләреннән башка гына терки ала. Кызганыч, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар саны һаман да шактый аз булып кала бирә. Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе исә йөртүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсус ресурс эшләтеп җибәрелгәнлеге турында тагын бер кат хәбәр итә. Гомумән, әгәр...
-
Район Советы бинасында бала хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак
21 ноябрьдә район Советы бинасында (адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13) 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр бала хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
-
Юлны саклап калырга иде
Авылыбыз узган гасырның сиксәненче елларына кадәр юлсызлыктан газап чикте. Район үзәгенә кадәр юлыбыз Түбән Шөн авылы аша уза, алты чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килә иде. Язын, көзен һәм кышын, җәйге юл өзелгәнлектән, әлеге авылның басуы, болыны аша йөрергә мәҗбүр булдык. Сөт тутырылган бидоннарны трактор арбасына төяп, ДТ-54 тракторы белән...