17 октябрь 2015 яңалыклары
-
Ландыш Нигъмәтҗанова: минем өчен Фәрит – идеаль кеше
Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез. - Ландыш, өч бала әнисе булу ничегрәк? - Ничек дип... Хатын-кыз бала табарга тиеш. Без бит үзебез өчен яшәмибез. Балалар өчен яшибез. Мин өч балалы гаиләдә үскәнгә, үземнең дә өч балам булуын теләдем. Менә шулай бер-бер артлы таптым. Әнвәргә - 5...
-
Ноябрьдә ничә көн ял итәчәгебез билгеле
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора. 3 һәм 5...
-
Киләсе елга укытучыларның һәм медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын киметәләр
Россия хөкүмәте 2016 елда төбәкләрдә эш хакын исәпләү кагыйдәләрен үзгәртү хисабына педагог, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына ассигнованиене тулаем 34,2 миллиард сумга киметергә җыена. Бу хакта РБК хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бюджет карамагындагыларның хезмәт хакларын күтәрү турындагы май указлары формаль яктан бозылмаячак. Федераль учреждениедәге педагогия хезмәткәрләренең эш хакына бюджет...
-
Кем белә? Теземә су җыела
Соңгы 5-6 айда теземә су җыелып интегәм. Берничек тә дәваланганым юк, чөнки ул барлыкка килә дә, күпмедер вакыттан соң үзе бетә. Табибка барсам да, суыртырга кирәк дигән җавап ишетәсемне чамалыйм. Бер мәртәбә суын суырткач, тагын җыела диючеләр дә бар. Шуңа күрә газета укучыларга мөрәҗәгать итәм әле. Бәлки халык медицинасы ярдәмендә...
-
Карабодай белән тефтельләр
Безгә түбәндәгеләр кирәк булачак. 500 грамм ит фаршы, пешкән карабодай (иттән күбрәк булырга тиеш), вак итеп туралган ике суган, 2 йомырка, 2-3 аш кашыгы майонез, тоз, борыч. Барысын бергә кушып болгатабыз, Тефтель формасында ясап, онда яисә вакланган сохарида әвәләп, майда кыздырабыз. Соус әзерлибез. Моның өчен уртача зурлыктагы бер кишерне (корейский...
-
Журналист Хафиз Тимербаев
Икътисадчы булып эшләгән елларымда Кукмара урамнары буйлап, җәяүләп күп мәртәбәләр узарга туры килде. Ашыгып йөргәндә редакция тирәсендә очрата идем мин аны. Аның төш турында кайтып барышы, яисә төшлектән соң редакциягә эшкә килгән вакыты була иде. Башын түбән иеп, нәрсә турында булса да уйланып, ашыкмыйча-кабаланмыйча, тигез адымнар белән бара, чөнки төгәл...
-
Инеш буендагы тирес кайчан алыныр?
Ятмас Дусай авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: "Инеш буендагы әрәмәлеккә "Дружба" агрофирмасы фермасыннан чыккан тиресне алып килеп аудардылар, табигатькә күпме зыян салына. Ник бер дә чара күрелми икән?!" - дигән берничә шалтырату кабул итеп алдык. Әлеге төбәккә баргач, әлеге фактның дөреслеген тикшердек. Чыннан да, бу җир тирес полигонына әверелгән. Дөрес, аның шактый...