17 октябрь 2013 яңалыклары
-
Олыяз мәктәбенең ясалма чирәмле спорт мәйданчыгы файдалануга әзер (+фото, видео)
Универсиаданы әзерләүдә булышкан өчен республикадан бирелгән ясалма чирәмле 6 спорт мәйданчыгының берсе - Олыяз урта мәктәбендәгесе әзер булды. Мәктәп укучылары бүген аны сынап карадылар. Мондый чирәмдә футбол уйнамау мөмкин түгел, диләр алар.
-
“Республика яшьләр форумы – 2013”тә катнаш һәм бүләк от
Татарстанда Республика яшьләр форумы старт алды. Форум кысаларында 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр "Яшьләр фәне һәм инновацияләр", "Архитектура һәм шәһәр мохите", "Мин -эшмәкәр!", " Иминлек", "Илһам", "Инициатива", "Мәгълүмат агышы", "Киләчәккә старт" юнәлешләрендә идея һәм проектлар тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен акчалата бүләк ота ала. Быел дүртенче тапкыр оештырылучы...
-
Кукмараның төбәкне өйрәнү музеенда иҗат әһелләренең утырышы була
25 октябрь, җомга көнне Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы үткәрелә. Утырышка иҗатның төрле тармаклары - шигырь, хикәя, мәкалә-зарисовкалар язучы, видео һәм фотога төшерүчеләр, техник иҗат белән шөгыльләнүче, мәктәп укучылары, яшьләр, өлкәннәр чакырыла. Башлана 13 сәгать 30 минутта. Рәхим итегез! фото: http://ru.123rf.com/photo_8093629_background-with-old-paper-and-feather-illustration.html
-
Октябрьнең беренче яртысында Кукмара районында 33 юл фаҗигасе булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда (1 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр) район территориясендә 33 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Бәхетсезлек очракларында өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. -Фаҗигагә китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, узып китү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора, - ди ЮХИДИ начальнигы...
-
Кукмаралылар муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында көч сынашты
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зона туры Байлар Сабасында узды. Спорт бәйрәмендә кукмаралылар да актив катнашты. Спортчыларыбыз җиңел атлетика, мини футбол һәм волейбол уеннарында үзләренең осталыкларын күрсәтте. Ярышларның икенче өлеше 26 октябрьдә үтәчәк.
-
Кукмарада быел 156 миллион сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылды
Заманча купшы биналар тигезләп кыркылган яшел хәтфә үләннәр фондында балкып торалар. Анда-монда тау-тау өелгән вак таш, ком таулары булмаса, Европадагы берәр гольф уены мәйданыдыр бу дип уйлавың бар. "Татавтодор"ның Кукмара участогы ел дәвамында 60 миллион сумлык төзелеш һәм реконструкция, 96 миллион сумлык юлларны ремонтлау эшләре башкарды. 2010 елдан коллективны җитәкләүче...
-
Районыбызның Туембаш авылы турында өр-яңа җыр дөнья күрде
Соңгы вакытта районыбыздагы күп татар авылларының үз җырлары барлыкка килде. Үткән саннарның берсендә "Арбашым" дигән җыр белән таныштырган булсак, бу юлы "Туембашым - туган ягым" дигәнен тәкъдим итәбез. Җырның авторлары - районыбызның танылган композиторы Илгиз Закиров һәм шагыйрь Харис Мостафин. Авыл сабан туенда тәкъдир ителгән әлеге җыр Вадим Захаров башкаруында...