Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды (фото)
Бүген Кукмараның "Добреев" кибете каршындагы мәйданда көзге ярминкә үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продукцияләрне тәкъдим иттеләр. Аеруча бәрәңге, күбестә-суганга сорау зур булды. Район башлыгы Сергей Димитриев, сәүдә рәтләре белән танышып чыкканнан соң, ярминкәләрнең алдагы атналарда да оештырылачагын, аеруча бәрәңгегә зур игътибар биреләчәген белдерде.