17 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында зур концерт була
19 сентябрь көнне җыр-моң сөюче тамашачыларыбызны район Мәдәният йортына халкыбызның милли бәйрәме "Сөмбелә"гә багышлангган һәм иҗади сезон ачылу уңаеннан "Хуш киләсең, көзем, әйдә кил!" дип исемләнгән концерт-тамаша карарга чакырабыз. Программада районыбызның иҗат төркемнәре һәм аерым җырчылары башкаруында төрле милләт биюләре, җырлары, гореф-гадәтләре.
-
Нурис бәете
Оныгы Алия тарафыннан Юнысов Нурис бабайга багышлап язган бәет Бисмилләһир-Рахмәнир-Рәхим дип Башлыйм бәет башларын. 78 яшең тулгач, Гүргә керде башларың. Бу бәетне язамын мин Бар туганнар исеменнән, Үткән еллар, аккан сулар... Китмәссең син күңелдән. Кылган догаларыбыз Сиңа барып ирешсен, Җаның риза булса иде... И бабакай... нишләрсең?! Туйганчы сөйләшә идек бит...
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
20 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк. Адресыбыз: Кукмара, Ленин урамы, 15 йорт, район Советы бинасы, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе. Нотариус Вәлиев Рафил...
-
Районыбызның "Баламишкин" ансамбле Казаннан Диплом белән кайтты
Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Баламишкин" гармунчылар ансамбле (сәнгать җитәкчесе Илгиз Зарипов) районда үтә торган һәр чарада актив катнаша.Үткән шимбәдә алар Казанда үткән "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестиваленә кунак буларак чакырылдылар һәм Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Дипломына лаек булдылар.
-
Олыяз урта мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный
Тиздән файдалануга тапшырылачак Олыяз урта мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпкә керүче төп баскычны эшлиләр, моннан тыш ишекләрне куярга хәзерлек бара, мәктәп эчендәге баскычларга плитә җәеп, җылылык системасының торбалары урнаштырыла. Спорт залы, балалар бакчасы идәннәрен агач такта белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәпнең тирә-юнен төзекләндерү эшләре...