17 июнь 2013 яңалыклары
-
"Казаныма фотомәдхия" бәйгесендә Вахит егете икенче урынны алды
"Болгар" радиосы үткәргән "Казаныма фотомәдхия" дигән конкурста Вахит авылыннан 17 яшьлек Нияз Кәримуллин икенче урынны яулады. Конкурсның максаты башкалабызны зурлау - читтә яшәүчеләргә, кунакларга, якташларга фоторәсемнәр аша аны күрсәтү иде. Күптән түгел Нияз Казанга чакырылды һәм "Болгар" радиосының, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының истәлекле бүләкләренә лаек...
-
Кукмарада кыздыра!
Иртәгә, 18 июньдә, һава температурасы тагын да күтәреләчәк. Синоптиклар 30 градус эсселек вәгъдә итә. Атмосфера басымы 747 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә. Кичке якта болытлар куерып, бераз яңгыр яву ихтималы бар. Табиблар йөрәк авыртулы кешеләргә, кан басымы белән тилмерүчеләргә эссе кояш астында бик йөрмәскә киңәш итә. Урамга чыкканда башка бөркәнергә, үзең...
-
Зур Кукмарада Динар Хафизов истәлегенә футбол ярышы узды
Зур Кукмара авылында Динар Хафизов истәлегенә авыл яшьләре, иганәчеләр ярдәме белән футбол ярышы үткәрү традициягә әверелде. Авыл стадионында үткән турнирда алты команда үзара көч сынашты. Көн дәвамында барган бәйгедә Колхоз урамы командасы үзен иң көчле итеп танытты һәм җиңүче исемен алды. Икенче -өченче урыннарны Елга аръягы (Заречная) һәм Эшче (Рабочий)...
-
Балалар эшләпә ясады
Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында "Эшләпәләр бәйгесе" узды. Балалар эшләпәләр ясап, аларны үзара тәкъдир иттеләр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. фото: http://sumka.9vds.ru/shlyapy.html
-
Универсиада уты Кукмара аша узачак
Универсиада-2013 уты Оренбургка килеп җитте. Бу Универсиада уты эстафетасында 29 нчы шәһәр. Ут йөртү тантанасында Оренбургта яшәүче милләттәшләребез дә катнашып, бу көнне бәйрәм ясаган. 28 июньдә Универсиада-2013 Кукмарага да килеп җитәчәк. фото: http://kazan2013.ru/ru/flame_photo_albums/11344
-
Күке өч тапкыр кычкыргач су коенырга була
15 июньдә Татарстанда рәсми рәвештә су коену сезоны ачылды. Тәннәрне көйдереп алырлык челләдә су коенып алсаң, аннан да рәхәте юк бит ул. Әле быел андый кызу көннәр аз булды, су да тиешенчә җылынып җитәргә өлгермәде, әмма күке кычкырды инде, шуңадырмы, күңел үзеннән-үзе елга-күл буйларына тартыла. Районда авыл җирлекләре карамагындагы 30...
-
Туембашта ачылган обелискка 213 солдатның исеме уелган
Туембаш авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырлар истәлегенә обелиск ачылды. Хәзер Туембаш һәм Чуллы авылларыннан сугышка китеп һәлак булган 16-40 яшьләрдәге 213 солдатның исеме мәрмәр ташка уелган булып торачак. Бу көн авыл җирлегендәге Сабан туе белән тәмамланды. Обелиск ачылу һәм Сабантуй турындагы язманы тулысынча район газетасының алдагы саннарының берсендә...