17 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарага “Татарстан – яңа гасыр” хәрәкәте килде
"Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Дуслык һәм тынычлыкта яшәргә һәм иҗат итәргә" проекты кысаларында Кукмараның "Кояшкай" социаль приютында булып китте. Әлеге хәрәкәтнең башкарма комитеты рәсие Алсу Тарханова әйтүенчә, Кукмара алар өчен инде 11 сәфәр. Проект кысаларында Татарстанның барлык приютларында булырга исәплиләр. Алар Татарстанда - 21. Очрашу табигать,...
-
Кенәбашта мәктәптән баш тарталар
Редакция адресына алынган түбәндәге хатны укыгач, күңелгә иң беренче булып: "Яхшы хезмәт хакы ала башлагач, укытучыларның акчаларын күпсенәләр, биредә белем бирү дәрәҗәсенең бер катнашы да юк", - дигән уй килде. Башлангыч мәктәпләрнең кайберләрендә укучылар саны берничә бөртек кенә булса да, ата-аналар мәктәпне яптыртмау өчен "җан атып" торганда, кенәбашлыларның 7-10 яшьлек...
-
Кукмараның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт булачак
Быел районыбызның дүрт мәктәбендә (Нырты, Туембаш, Мәчкәрә, Починок Кучук) 60 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Укучылар быелның сентябрендә капиталь ремонт үткән биналарга укырга килергә тиеш. Бүген төзекләндерү эшләре иң кызу темп белән бара торган Туембаш тугызъеллык мәктәбендә инде бина түбәсен сүтеп, түшәмнең черек урыннарын алмаштыруга күчкәннәр. 1961 елда салынган әлеге...
-
Редакциягә быел 400дән артык хат килде
Җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минегалиевның әледән-әле: "Газетаның бит саннарын арттырырга кирәк. Кая куярга да белмим бу язмаларны, урын җитми", - дип сөйләнгәне колакка чалына. Әле без, журналистлар язмаларыннан башка, хәлебезне даими белешеп торучы актив хәбәрчеләребез дә күпме. Күргәнегезчә, газетабызда реклама күп мәйданны алып тора. Берни эшләр хәл...
-
48 ел элек Кукмара газетасында ниләр язганнар?
Яртыеллык тегелмәләрне энә күзлегеннән үткәреп шул сорауга җавап эзләп карадым. Ленин һәм план "Ленинга бүген 95 яшь тулыр иде. Инде 40 елдан артык ул арабызда юк. Ләкин Ленинның үлемсез тәгълиматы яши һәм җиңә", - апрель саннары шундыйрак язмалар белән башланып китә. Бит саен Ленин сурәтен, "Ленин яши", "Безне Ленин үстерде"...