17 февраль 2014 яңалыклары
-
Кукмараның "Орион" хоккей командасы Татарстан Беренчелегендә ике тапкыр җиңү яулады
Әгерҗедә 2001 елгы балалар арасында шайбалы хоккей буенча Татарстан Беренчелеге узды. Ярышта Кукмараның "Орион" һәм Әгерҗе командалары очрашты. "Орион" 5:2 исәбе белән җиңү яулады. "Олимп" Боз сараенда да 2001 елгы балалар арасында шайбалы хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. Бәйгедә Кукмараның "Орион", Җәлилнең "Яшьлек" командалары көч сынашты. "Орион" 6:3 исәбе белән...
-
Татарстан Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов районда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде
Бүген район Советының 33нче сессиясе үткәрелде. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Марат Зарипов, юстиция министры Лариса Глухова, мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитовлар катнашты. Кунаклар Олыяз урта мәктәбенең яңа бинасын ачу...
-
Терлекләрне агулаучы үлән табылган
"Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Халыкара Казан аэропортында Таҗикстаннан китерелгән зира үләне орлыкларын тикшергәндә карантинлы куркыныч чүп үләне - кыр чормавыгы (полевая повилика) тапканнар. Бу хакта безгә "Россельхознадзор" белгечләре Мөдәрис Фәттахов һәм Рифкат Галимуллин хәбәр иттеләр. Бу үлән авыл хуҗалыгы культуралары уңышының кимүенә, терлек азыгының сыйфаты начарлануга һәм терлекләрнең...
-
Кукмаралы судта ялган сөйләгән өчен биш мең сум штраф түләячәк
Кукмарада яшәүче Азат Закиров җинаять кылуда гаепләнүче Рөстәм Ямалиев эше каралган судта ялган шаһитлек күрсәтмәләре бирә. Шулай итеп, әһәмиятле фактларны бозып күрсәтә. Бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Вилнур Кәримов хәбәр итте. Әлеге җинаятьчел гамәле өчен Азат Закиров район суды карары белән 5000 сум штрафка тартылган. фото: http://natpress.net/index.php?newsid=11000
-
“Урал” хуҗалыгы республикада иң яхшылар исәбендә
"Урал" хуҗалыгының телгә алып сөйләрлек эшләре бар, хезмәт алдынгыларына бүләкләрне дә мулдан өләшәләр. Лаеклы ялга чыгучылар, яңа өйләнешкән парлар да читтә калмый. Хезмәт кешесенең кадере зур бу хуҗалыкта. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән рейтинг нәтиҗәләре буенча быел "Урал" хуҗалыгы республикада иң яхшылар исәбенә чыкты. Биредә җитештерү югары,...
-
Вахиттә 1200 башка исәпләнгән мега-ферма төзелә
Вахитов исемендәге хуҗалыкның һәм Янил авыл җирлегенең берләштерелгән хисап җыелышында Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф, прокуратура, полиция, сәламәтлек саклау бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Вахитлеләр узган елны 254 миллион сум акча кереме белән төгәлләделәр. Шуның 71 миллион сумы - саф табыш. Хуҗалыкта 40 миллион...
-
Гыйнвар аенда Кукмара урамнарыннан 798 тонна кар чыгарылган
"Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт тарафыннан гыйнвар аенда поселок урамнарыннан 228 машина (798 тонна) кар чыгарылган. Урамнарга 160 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
-
Кукмарада бокс буенча республика турниры узды
"Зилант"та узган бокс буенча республика турнирында Шәмәрдәннән, Саба, Нократ Аланы, Мамадыш, Кукмара, Арча, Биектау, туксаннан артык спортчы катнашты. Александр Владимиров, Таһир Нуретдинов (26 килограмм), Вальмир Маннапов (38 килограмм), Искәндәр Хөснетдинов (44 килограмм), Салават Мамаджанов (46 килограмм), Эмиль Вәккасов (60 килограмм) үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булып табылдылар. Турнирның оештыручылары һәм иганәчеләре...
-
Гашыйклар көнендә Кукмарада җиде пар язылышкан
14.02.2014 - бу хикмәтле саннар тезелмәсеннән торган, өстәвенә Гашыйклар көне буларак билгеләп үтелүче көндә Кукмара ЗАГСында 7 бәхетле пар никахларын теркәде. фото: http://habarovsk.bezformata.ru/listnews/otgrohayut-dvoretc-na-okraine-habarovska/3382540/