16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Балалар бакчасына түләү арта. Сораулар туса, нишләргә?
2016 елдан балалар бакчасына түләү бәяләре арта. Шул уңайдан күпсанлы мөрәҗәгатьләр кабул ителү сәбәпле ТРМәгариф һәм фән министрлыгы аңлатма бирергә булган. 2016 елның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен әти-әниләр түләргә тиешле сумма республика буенча уртача 8 %ка артачак (180 сумнан 270 сумга кадәр), дип җиткерә министрлык белгечләре. Түләү...
-
Юл һәлакәте 3 яшьлек баланың гомерен өзгән
Мәскәү - Уфа юлының 753 нче чакрымында берничә көн элек булган юл-транспорт һәлакәте хакында хәбәр ителгән иде инде. Бу хакта тулырак мәгълүматлар пәйда булды. Һәлакәт Яшел Үзән районына караган урында якшәмбе көнне кичке сәгать 5ләр тирәсендә булган. Scania машинасы куркынычсыз араны сакламый һәм алда баручы DAF автомобиленә бәрелә. Аннары DAF...
-
“Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясенең Кукмарадагы филиалы яңа бинага күчте (+Фото)
Бүген Кукмарада сөенечле вакыйга булды - район үзәк дәвахансе янында "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясенең Кукмарадагы филиалы яңа бинада үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, чакырылган кунаклар, офис вәкилләре катнашты. Җәмгыятьнең эшчәнлеге белән тулырак "Хезмәт даны" газетасы аша танышу мөмкин булачак.
-
Кукмараның полиция Кыш бабае балаларны котлаячак
Киләсе елның 18 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә. Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең...
-
18 декабрьдә “Кукмара кышы” фестиваленең сайлап алу турлары башлана
18 декабрьдә - Әсән-Елга, 19 декабрьдә Зур Сәрдек авылларында "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының сайлап алу турлары үткәрелә. Әлеге чарага 15-35 яшьләрдәге җыр сөючеләр чакырыла. Һәркайсыннан ике җыр: 70-80 елларныкын һәм үзе теләгән җырны башкару соралачак. Башлана 19 сәгатьтә.
-
Газета-журналларга язылу төгәлләнергә 12 көн калды
Карлы-яңгырлы декабрь, сәясәт. Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре белән подписка көннәренең үтеп китүен сизми дә калырбыз. 2016 елның беренче яртыеллыгында да өегезгә район газетасы килеп торсын дисәгез, "Хезмәт даны" на язылырга онытмагыз.
-
Авырлы хатын-кызны үтергәнче кыйнаган ир-атны хөкем иттеләр
Балтач районында яшәүче 44 яшьлек Илдар Фәләхетдинов суд тарафыннан 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җинаять 5 сентябрь кичендә Балтач районы Түбән Сасна авылында кылына. Илдар Фәләхетдинов үзенең дусты - авырлы хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утыра, аннары көнчелек аркасында арада низаг чыга. Илдар Фәләхетдинов дустын бик каты кыйный. Качып котылырга теләгән...
-
Вәйт, малай! (юмористик хикәя)
Йөз-кыяфәтем әллә-ни матур түгел минем. Әле берәр көн кырынмыйча да йөрсәм, нәкъ менә куркыныч кинолардагы бандит инде, койган да куйган. Пеләш баш, зур борын, калын иреннәр, йөземдә әллә кайчаннан калган яра әле. Хәтта кисәк кенә аулактан күрше-тирә халкы каршына килеп чыксам да, "Ах!" дип куркып куялар. Ә менә холкым бик...
-
Манзарас клубында “Яралы язмышлар” дигән очрашу кичәсе үтте
Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәләкәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән бичаралар - дошманыңа да теләмәслек ачы язмыш... Инвалидлар декадасы кысаларында Манзарас авылы китапханәсендә "Яралы язмышлар" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәгә мине дә чакырдылар. Барырга бик теләп риза булдым. Анда килгәч,...