16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Югары Өскебаш клубында “Канат сыдыру” өмәсе үткәрелгән
Югары Өскебаш авылы клубында халкыбызның милли йоласы - "Канат сыдыру" өмәсе үткәрелде. Өмәдә катнашкан балалар тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр, табышмаклар әйтүдә көч сынаштылар. Соңыннан олылар белән кичке уеннар оештырылды, дип хәбәр итте район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Салләмова.
-
Чаңгы шуарга киткән җиреннән кайтмаган
Чаллыда яшәүче ир-ат кичә көндез урманга чаңгы шуарга киткән, әмма әйләнеп кайтмаган. Төн җитеп тә өенә кайтмагач, аның туганнары коткаручыларга шалтыраткан. Ир-атка 45 яшь. Ул әле дә табылмаган, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Эзләү дәвам итә. http://intertat.ru фото http://yandex.ru/clck/jsredir?from
-
Кукмарада онытып калдырылган сумкалар эчендә шартлаткычлар булмаган
Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына. -Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган...
-
Кукмара район Советының өченче сессиясе булды
Бүген район Советы бинасында өченче чакырылыш Кукмара район Советының өченче сессиясе булды. Көн тәртибендә районның 2016 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2016 елга район бюджеты проекты (беренче укылыш), район Уставына үзгәрешләр кертү проекты турындагы мәсьәләләр каралды. Сессияне район башлыгы Сергей Димитриев алып барды һәм йомгаклап чыгыш ясады.
-
ЮХИДИ инспекторлары күзгә күренмәскә әйләнәчәк
2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак. - Мондый автомобильләр өчен махсус стандартлар кертеп, без әлеге чараларга әзерләнәчәкбез. Булдырып чыгарбыз, дип ышанам, - дип белдерде Россия Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов. Аның фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулланачак машиналарда утлы-график индикация булмаячак. Тик шуңа да...
-
Шагыйрь, журналист Вәгыйз Хәсәновны искә алу кичәсе була
21 ноябрь, шимбә көнне, 18.00 сәгатьтә Нормабаш авылы клубында озак еллар районның комсомол һәм партия органнарында, мәгариф системасында эшләгән, шагыйрь, журналист Вәгыйз Хәсәновны искә ал кичәсе була. Рәхим итегез.