16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Зур Сәрдектә узган утырмада “Сердәш” фольклор ансамбле катнашты (фото)
Зур Сәрдек авылының "Ак калфак" оешмасы утырмасында "Сердәш" фольклор ансамбле катнашты. Якташ язучыларыбыз Мөнәвәрә Шәфигуллина, Суфия Мостафина, Марзия Мухиналарның китаплары белән танышу бик тәэсирле булды. Австралия татары Суфия Вәлиеваның шигырь китабы да зур кызыксыну уятты, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Югары Арбашта Винни Пухның туган көнен билгеләп үттеләр (фото)
Шушы көннәрдә балалар мультфильмы герое Винни Пухның туган көне билгеләп үтелде.
-
Кукмарада йорт ишегаллары төзекләндерелә (фото)
Кукмара шәһәрендә күпкатлы йорт яннарын төзекләндерү, ишегалларын уен мәйданчыклары белән җиһазландыру эшләре дәвам итә.
-
Район Советының чираттагы утырышы узачак
20 октябрьдә 08.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы егерме өченче утырышы чакырыла.
-
Кукмараны бергә матурлыйк
Елдан-ел Кукмара матурлана, төзекләнә бара. Әмма шушы матурлыкны тудыручылар күреп бетерә алмаган, аларның кулы тимәгән урыннар да шәһәребездә әле шактый.
-
Кукмара музеенда балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә ачылды
Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышлана һәм "Гасырларда яшә, крейсер "Аврора" дип атала. Фото һәм хәбәр Кукмара төбәкне өйрәнү музееннан
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укытучысы “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең вокал буенча укытучысы Миләүшә Сафина "Яңа Гасыр" телеканалында баручы "Таяну ноктасы" социаль-иҗтимагый аналитик программасында катнашты. Программа хәйриячелеккә багышланган иде. Миләүшә Сафина тапшыруда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче һәм дәвалануга мохтаҗ булган гаиләләргә киңәшләр бирде. фото һәм хәбәр Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән
-
Спортчы балалар кошларга җимлек куйды (фото)
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #Безбергә#ДусТатарстан# кысаларында тау спорты бүлегендә шөгыльләнүче балалар (укытучылары М.В.Исаев, Нырья) кошларга җимлекләр урнаштырдылар. Зөһрә Мохтарова хәбәре һәм фотолары
-
Кукмарада кая күз салсаң да, эш кайный
Кая гына күз салсаң да күренә - Кукмараның күп җирендә бүгенге көндә эш кайный. Агачлар, куаклар утыртыла, тротуарга брусчатка җәелә, Җиңү паркы яңартыла. Инде ничә еллар дәвамында чүп оясына әверелгән үзәк дәваханә янындагы ерганакка да чират җитте. Узган ел ерганактагы агачлар киселгән иде. Ә бу көннәрдә куәтле техника белән агач...