Кукмарада кая күз салсаң да, эш кайный
Кая гына күз салсаң да күренә - Кукмараның күп җирендә бүгенге көндә эш кайный. Агачлар, куаклар утыртыла, тротуарга брусчатка җәелә, Җиңү паркы яңартыла. Инде ничә еллар дәвамында чүп оясына әверелгән үзәк дәваханә янындагы ерганакка да чират җитте. Узган ел ерганактагы агачлар киселгән иде. Ә бу көннәрдә куәтле техника белән агач...
-Барлыгы 100 КамАЗ машинасы чүп түктек инде, әле эш шактый,- ди Кукмара шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Ворошилов урамы 20, 23 йортлар янәшәсендәге гаражларны да алдырып бетерәсе бар. Майский урамындагы күперне дә төзекләндерү планлаштырыла.
Бу эшләрнең барысы да зур хезмәт, күп чыгымнар сорый, билгеле. Әмма ерганакның чистартылган өлешенә Нурминкә яр буена инде чүп китереп ташлаучылар да бар икән. Бу, әлбәттә, бернинди кысаларга да сыймый. Бу бары тик чүп ташлаучының намусы һәм әхлагы юк икәнне генә күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев