16 август 2015 яңалыклары
-
Казанда хәбәрсез югалган пенсионерны эзлиләр
Казанның полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 80 яшьлек Галимов Рәфкать Суфи улын эзли, ул Казанның Киров районында Батыршин урамында яшәгән. Ир-ат өеннән 15-нче июнь көнне чыгып китә, һәм бүгенге көнгә кадәр аның турында хәбәр юк. Полициягә мөрәҗәгать иткән туганы сүзләренә караганда, пенсионер Мәскәүгә киткән булырга мөмкин. Йөзгә аңа 80 яшь бирерлек,...
-
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган? (ФОТО)
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң? Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган. Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель,...
-
Яшь гаилә УЗИ фотосында демон-баланы күргән
Яшь әти-әни 4D-УЗИ эшләтергә уйлый... Әмма фотоның нинди булачагын күреп, алар бу уйларыннан кире кайта. Ир-ат әлеге фотоны Интернетка куя һәм: "4D-УЗИ эшләтергә булган идек, куркып калдык, кирәкмәс дип уйладык", - дип яза. Соңыннан билгеле булганча, гаилә процедурага килгәч, стенада шушы ук технология белән ясатылган әлеге фотоны күрә. Анда бала...
-
Динә Гарипованың тапкыр кияве журналистларны алдаган
Бер атна элек Динә Гарипова кияүгә чыкты. Тантананы журналистлардан яшереп, туганнары һәм дуслары белән уздырырга җыенган Динә, матбугатта хәбәр таралгач, бик борчылган. Тик кияү егет зирәк булып, журналистлардан качу ысулын тапкан. Алар ЗАГСка гади кием киеп килгән. Ишек төбендә саклап торучы журналистлар боларны танымаган. Язылышып чыккач, туй буласы урында Динә...
-
Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
Чебурашка Генадан сорый: -Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә? -Белмим, - ди Гена. - Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл - берсе кара, икенчесе сары. *** Суд бара. Хөкемдар сорый: -Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы? -Кызгандым инде, бигрәк...
-
Янил балалары китапханәче белән табигатькә экскурсиягә чыккан
Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина төрле яшьтәге мәктәп укучыларын табигатькә экскурсиягә алып барды. Экскурсия барышында китапханәче укучыларга табигатьне пычратырга ярамаганлыкны, киресенчә, аның белән дус булырга кирәклекне аңлатты. Укучылар дару үләннәре белән таныштылар, чишмә тирәсен тәртипкә китерделәр. Әлеге экскурсия укучылар өчен файдалы ял булды. фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&
-
Җитеш тормышта яшәү өчен аена 23 мең сум кирәк
Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда...