16 апрель 2015 яңалыклары
-
Кукмарада иртәгә яңгыр явуы көтелә
Бүген кояш күзләрне чагылдырса, иртәгә көн болытлы булып, көне буе яңгыр явып торачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Җылылык 6-7 градус булачак. Шимбәдә дә көне буе яңгыр көтелә, көндез һава 9 градуска кадәр җылыначак. Кичкә аязып, минус 1 градуска кадәр суытып җибәрәчәк. Төнлә бераз кар явуы көтелә. Якшәмбе иртәсе аяз һәм...
-
Кайбер кукмаралылар кулларына тырма-себерке тотып чистарыну эшенә кереште
Эшкә килгәндә Кукмараның Ворошилов, Ленин урамнарының чистара башлавы күзгә ташланды. Иртәнге сәгатьләрдә үк җыештырырга чыгып, капка төпләрендәге чүп-чарларны себереп, тырмалаучылар күренде. Әйе, кыш буе кар астына җыелып килгән чүпләрдән "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре генә арындырып бетерә алмый. Бердәм булсак кына яшәгән җиребез чиста, матур булыр. Кукмарада һәрбер урам чистарту өчен...
-
Районыбызның барлык балалар бакчалары да “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсына әзерләнә
"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы 15 апрельдә старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф...
-
Кукмарадагы 2нче номерлы маршрут автобусы йөреше белән сәгать дөресләп була
Ничә төрле кеше - шуның кадәр фикер, диләр Автобусларның йөрү графигыннан зарланган кешеләр дә бар, ә минем, киресенчә, аларны мактап телгә аласым килә. Без поселокның Пенәгәр ягындагы өске урамда яшибез. Үзәккә чыгасы булса да, дәваханәгә төшсәк тә, 2 нче номерлы маршрут автобусына утырабыз. Йөрешеннән бик канәгать, аның белән сәгать дөресләргә...
-
Кукмарада “Җиңү салюты” дигән велосипед ярышы узачак
24 апрельдә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, якташларыбыз призларына "Җиңү салюты" дигән велосипед ярышы үткәрелә. Җыелу урыны Җиңү паркы каршындагы мәйданда сәгать 9.00 да. фото: https://yandex.ru
-
Игътибарлы җитәкче
"Хезмәт даны" газетасыннан гомер буе аерылганыбыз юк, яратып укыйбыз. Мин үзем 25 ел буе "Союзпечать" оешмасын җитәкләдем. Вакытлы матбугатка язылу планнары зур иде ул чакта, планнарны арттырып үтәп, республикада беренчелекне алып килдек. Тормыш иптәшем Шәриф Әхмәтҗанов 35 ел дәвамында райпо - район кулланучылар җәмгыяте рәисе вазыйфаларын башкарды, "Россиянең атказанган сәүдә...
-
Авыл тарихы күңелләрне кузгатты
Минем кулыма, үткән чор фотосурәтләре белән баетылып, туган авылым Кәчимир тарихы турындагы кулъязма килеп керде. Аның авторы -Кукмара туган якны өйрәнү музеенда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Рузалия Сабирҗанова. Анда язылганнарны укыгач, дулкынланудан күзләремә яшьләр тулды. Күңелне рухландырып торучы иң мөкатдәс урыннарның берсе бит ул туган авыл. Монда әби-бабаларыбыз яшәгән,...
-
Апрельдә – 50, сентябрьдә - 85
Быел сентябрь аенда газетабызның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә кичә аның "Хезмәт даны" исеме белән чыга башлавына 50 ел булды. Бу истәлекле вакыйга Кукмара районының, Сабага кушылып торганнан соң, янә аерылып чыгып, мөстәкыйльлек алуы белән бәйле. Типография директоры Мансур абый Хәсәнов ул вакытларны ачык хәтерли: -1965 елның гыйнварында редакция,...
-
“Әкият”тә инглизчә тамаша узды
Манзарас авылындагы "Әкият" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме катнашында бик матур чара узды. "Алисә маҗаралары" дип аталган әкияти тамашаның үзенчәлеге шунда: ул тулысы белән инглиз телендә үткәрелде. Тәрбияче Сибгатуллина Нурфия ханым оештырган бу чарага әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Балалар күп кенә инглиз сүзләрен истә калдырдылар, шигырьләр...
-
Кукмараның үзәк урамындагы тротуарларга брусчатка җәелә (+ФОТО)
Районыбызның Җиңү паркы каршындагы тротуарны төзекләндерү эшләре бара. Брусчатка җәю эшләрен Илдус Фазлыев, Владимир Давыдов, Владислав Спиридонов, Альберт Хуҗин, Александр Афанасьев, Илшат Әмировлар башкара. Тротуар һәм юл бераз киңрәк булсын өчен чәчәк клумбалары сүтелгән. Барлыгы 9 мең квадрат метр мәйданда брусчатка җәю планлаштырыла. 9 май бәйрәменә кадәр Ленин бакчасына хәтле,...