16 март 2017 яңалыклары
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8 (84364) 074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Кукмарада марилар концерт куйды (фото)
Район Мәдәният йортында "Кнавел" мари фольклор ансамбльләре катнашында концерт узды. Әлеге чарада кукмаралылар гына түгел, Алабуга, Уржум, Башкорт марийлары да рәхәтләнеп җырлап-биеде, күңел ачты. Фото "Наш Кукмор"дан
-
Күкшел клубында балалар "Күңелле стартлар"да күңел ачты (фото)
Күкшел мәдәният йортында "Күңелле стартлар" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар җитәкчесе Хәмидуллина Гүзәл Мөхлисулла кызы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Төрле кызыклы, мавыктыргыч ярышларда укучылар бик теләп уйнадылар. Ахырдан милли уеннар һәм дискотека оештырылды. Укучылар бәйгедән бик канәгать булып өйләренә таралыштылар, дип яза "Наш Кукмор".
-
Вахиттә волейбол ярышы узачак
19 мартта Вахит авылында Илмир Корбанов истәлегенә ир-егетләр арасында волейбол ярышы була. Башлана сәгать 9.00да. Командаларны чакырып калабыз!
-
Күз тиюдән булышучы 7 дога
Яман күз - гарәпчә "айн-аль-хасад" - бер кешенең икенчесенә кызыгып, көнчелек белән, чамадан тыш сокланып каравын аңлата һәм төрле авырулар, күңелсезлекләр килеп чыгуына сәбәп булып тора. Кешенең начар уйлары яман ниятне тудыра һәм үзенә күрә начар теләк теләгән кебек тәэсир итә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Күз тию - хак нәрсә", диде. Бу...
-
Әбри Хәбриев: "Исерек машина йөртүче бишебезне дә бәрдереп китте..."
Хәбриев Данияр Галимулла улы. Беләм, бу исемне сез танымыйсыз. Ә Әбри Хәбриев дисәм? Хәзер күпләрегез, "Ә-ә, бу бит әле теге кызыклар сөйләүче егет, вә-ә-т манчый ул", - дип Әбринең үз сүзе белән әйтеп, елмаеп-көлеп куйгандыр. Кем өчендер радио ди-джей, кем өчендер юморист, кемгәдер җырчы буларак та таныш ул. Шулай ук...
-
Кукмараның “Миләшкәй” балалар бакчасында “Халыклар дуслыгы” дигән бәйрәм узды (фото)
Чараны балалар бакчасы тәрбиячеләре оештырды. Анда әти-әниләр, тәрбиячеләр, башка балалар бакчаларыннан да балалар катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Жюри составында Кукмара төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Лилия Галимуллина һәм Эльвира Хәсәнова иде. Бәйгеләрдә катнашкан һәркемгә дипломнар тапшырылды.
-
"Шәфкать" үзәгенә йөрүче балалар Кукмара музее белән танышты (фото)
Балаларга лектор-экскурсия ясаучы Гөлия Фәтхетдинова музей буенча кызыклы экскурсия уздырды.
-
Кукмарада утырыш узачак
17 мартта 9.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унсигезенче утырышы чакырыла. Көн тәртибендә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, район Уставына үзгәрешләр кертү проекты (I укылыш), райондагы муниципаль милекне хосусыйлаштыру буенча 2017 елга фаразлы план, район административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү...