15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Янсыбы, Камышлы мәчетләрендә Чирмешән районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесенең вәгазьләре була
19 декабрьдә мәртәбәле кунак, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Хәбир хәзрәт Хановның 11.00 сәгатьтә - Янсыбы, 16.00 сәгатьтә Камышлы авылларында вәгазьләре була. Рәхим итегез!
-
Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде
Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш "Минималь хезмәт хакы күләме турында"гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган. http://intertat.ru
-
Җимеш агачларын тычканнар һәм куяннардан саклыйк
Кышкы чорда гади һәм кыр тычканнары, куяннар җимеш агачларына, декоратив үсемлекләргә сизелерлек зыян китерәләр. Кимерүчеләр йомшак кар аша агач кәүсәләре һәм тамырлары янына үтеп кермәсеннәр өчен, карны яхшылап таптау, тыгызлау кирәк. Әмма кар әле тирән булмаган очракта көчле салкыннар көтелә икән, бу эшне ашыктырмау хәерле, чөнки тапталган эзләр астындагы туфракка...
-
Пенсионерларны байга һәм мохтаҗга бүләчәкләр
Киләсе ел башыннан хезмәт ветераннары икегә бүленәчәк: күп керемле байлар һәм аз керемле мохтаҗлар. Акчасы болай да күп дигән ярлык сугылганнарга социаль ташламалар буенча акчалата түләүләрне киметмәкчеләр. Түрәләребез шулай итеп акчаны янга калдырмакчы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева матбугат конференциясендә әйткәнчә, моңа кадәр һәр хезмәт ветеранына...
-
Кукмарада Мактау тактасы булачак
Поселок үзәгендә Мактау тактасы кую планлаштырыла. Мактау тактасында халык хуҗалыгының һәр тармагында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары, районның күренекле шәхесләре, спортчылар һәм башкаларның фоторәсемнәре урын алачак.
-
Көтелмәгән хәбәр (хикәя)
Сания урын өстеннән саклык белән күтәрелде дә, ап-ак пәрдәләрен бер читкә җыерып, тәрәзәдән күз ташлады. Аның йөзендә сагыш, тирән хәсрәт чалымнары күренә. Сәбәбе дә бар шул: улы кичке якта дус-ишләре белән берни әйтмичә генә чыгып китте. Сәгать кичке ун, унбер, төнге унике тулды. Ә улы юк та юк, җитмәсә, кәрәзле...
-
17 декабрьдә район Мәдәният йортында “Каз өмәсе” узачак
Программада хуҗа һәм хуҗабикәләр арасында төрле номинацияләрдә бәйгеләр үтәчәк: - "Иң авыр каз" - "Иң чиста каз" - "Иң ишле оя" - "Каздан әзерләнгән милли ризыклар". Бәйрәм концертының программасында районыбызның танылган бию төркемнәре һәм җырчылары чыгыш ясаячак. Бәйгедә катнашучы хуҗабикәләрне бүләкләр көтә. Башлана 19 сәгатьтә. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Мәмәширдә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән очрашу узды
Мәмәшир авылы мәдәният йортында авылдашларның "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән очрашуы булды. Халык иң элек авылның горурлыгы -республика рәссамнар оешмасы әгъзасы Мәхмүт Исмәгыйлевнең иҗат күргәзмәсе белән танышып хозурланды. Читтән кайткан кунаклар үзләренең балачак хатирәләрен, яшьлек елларын искә алып сөйләделәр, кайта алмаганнарның видеосәламнәре тыңланды. Бай эчтәлекле программа үзешчәннәрнең дәртле җырлары,...
-
Кукмара районы кызы, журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына атканнар (+Фото)
Гадәттән тыш хәл! Соңгы вакытта "Сираҗи сүзе" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Эльвира Фатыйхованың 14нче декабрь көнне машинасына атканнар. "Эштән чыктым, 500 метр чамасы бардым да туктадым. Шунда аттылар да. Эштән чыкканны көтеп торганнардыр инде. Миңа эләкмәде, машинаның арткы тәрәзәсе генә ватылды", - ди Эльвира. Фейсбуктагы битенә ул менә...