15 декабрь 2013 яңалыклары
-
Таналар үстерүче Татьяна һәм Нырья фермасы мөдире Николай Исаевлар эштә дә, өйдә дә бергә
Җиде ел. Шушы вакыт эчендә элеккеге "Рассвет" хуҗалыгы белән хәзерге "Рассвет" агрофирмасы арасында хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү буенча җир белән күк аермасына ирешелгән. Югыйсә, җир дә, хуҗалык каралты-куралары да, хезмәт куючы кешеләр дә шул ук. Әмма җитәкчелек факторы, хуҗалык итүгә яңача караш таралып барган хуҗалыкны табышлы эшләүчеләр рәтенә чыгарган. -Җиде ел...
-
Әз-мәз мәзәк!
-Әйтегезче, зинһар, сезнең шәһәрдә сорауга сорау белән җавап бирәләр дип сөйлиләр. Шул сүз дөресме? -Ә сезгә моны белү нигә кирәк? *** -Сез әйтеп тә ышанмассыз: мин инде 20 ел тормышта, ләкин элеккечә мин һаман бер генә кешене яратам! -Сезнең ирегез бик бәхетле икән! -Минем иремнең монда ни катнашы бар соң?...
-
Китапханәдә балалар белән Шәүкәт Галиев шигырьләре буенча сыйныф сәгате узды
Трыш авылы китапханәсендә яңа кайтарылган китапларны тәкъдим итү узды. Чара уңаеннан оештырылган "Яңа китап - яңа дус" күргәзмәсендә укучылар өчен яңа китапларның кыскача эчтәлеге сөйләнде. Китапларны саклау серләре турында әйтелде. Әлеге чара төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге китапханәдә Шәүкәт Галиевның шигырьләре буенча "Шагыйрь ачкан дөнья" дип...
-
Кукмара районында быел ун янгын чыгу очрагы теркәлгән
Быелның октябрь-ноябрь айларында районда 10 янгын теркәлде. Биш торак йорт янып бетте, бер торакка зыян салынды, 15 каралты-кура, бер җиңел автомашина, бер йөк автомашинасы прицебы, агач материаллары, агрофирмаларның 50 тонна тупас азыгы, аерым хуҗалыкларның печән-саламнары янды. Салкыннар башлану белән электр җиһазларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозулар ешайды. Сабанчино авылындагы Яшьләр урамында...