15 октябрь 2013 яңалыклары
-
Рузалия Хәйруллинага Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы бирелде
Халыкларның милли ашамлыклары көннәрен үткәрүдә актив катнашуы өчен "Кукмара муниципаль районының җәмәгать туклануы" унитар предприятиесенең башкаручы җитәкчесе Хәйруллина Рузалия Үзбәк кызы Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Чувашиянең Шыгырданы, Кукмараның Туембашы бар
Үз көнен үзе күреп яши торган авыл нинди була? Авылның киләчәге булсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Моны ачыклау өчен районыбызның авыл җирлекләре башлыклары Туембашка бер көнгә кунакка барып кайтты. Туембаш авылында итекчеләр яши, биредә бакыр шахтасы булган, авыл исеме янәшә агучы Тойма елгасыннан алынган... Туембаш турында шактый мәгълүматлы булсалар да,...
-
Ветераннарның истәлекләрен саклау өчен видеоархив туплана
Вакыт рәхимсез: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны азая бара. Шуңа күрә илебезне яклап геройларча көрәшкән ватандашларыбыз турында истәлекләрне саклап калу йөзеннән Россия хөкүмәте, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан социаль әһәмияткә ия проектлар тормышка ашырыла. Аларның иң әһәмиятлесе - "Бу - безнең җиңү" проекты (www. 41-45....
-
Кукмара мөхтәсибәте район халкын Корбан гаете белән котлый
Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Ел саен бөтен дөнья мөселманнары ошбу бәйрәмне көтеп алып, аны шатлык һәм якты өмет хисләре белән каршы ала. Корбан бәйрәме барлык мөэмин-мөселманнарны берләштерә, дуслык-кардәшлекне ныгытып, калебләребезне йомшарта, шәфкать-миһербанлылык хисе тагын да артуга...