15 июль 2017 яңалыклары
-
Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте (фото)
Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр. "Кукмара" ишегалды һәркемнең күңеленә...
-
“Әлеге диагнозны ишеткәч, йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”
Әни кеше өчен баласы авырганны күрүдән дә кыен нәрсә юк. Дөньяга килүен түземсезлек белән көтеп аласың да, ә аннары аның елмаюына, һәр адымына, яңа шөгыленә сөенеп туя алмыйсың. Үсә төшкәч, аларга карап киләчәккә планнар корасың. Әмма авыру дигәне сорап килми. Казанда яшәүче Ләйсән Сабирова кызы Лилианага ничек тә ярдәм итәргә...
-
КамАЗ йөртүчене ток сугып үтергән
Ул йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. (Чирмешән, 15 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма. ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы...
-
Якташыбыз Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты” булды!
"Эх, замана, замана", "Бас әле станокка", "Әткәй йорты", "Без - керәшен җегетләре" кебек җырлары белән танылган, быел исә "Көттермәсәк иде әнкәйләрне" җыры белән тагын да популярлашкан керәшен егете Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга барын язган идек. Инде шатлыкны сезнең белән дә уртаклашыр вакыт җитте. Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау...
-
Кукмара Сабан туенда Мөнир Рахмаев, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов чыгыш ясаячак
Иртәгә, 16 июльдә Кукмарада милли бәйрәм - Сабан туе узачак. Бәйрәм Киндеркүл авылы янындагы тугайда оештырыла. Танылган җырчылар Мөнир Рахмаев, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар үзләренең концерт программасында матур җырларын бүләк итәчәкләр. Сабантуй сәгать 10.00да балалар көрәше белән башланып китәчәк.
-
Экзотик инфекция сыерларны сөтсез калдыра
Татарстанга моңа кадәр билгеле булмаган инфекция яный. Ул мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә зыян китерә. Ветеринарлар чаң суга. "Төенле дерматит", ягъни икенче төрле итеп әйткәндә, нодуляр дерматит очраклары Россиядә 2015 елның көз аенда гына теркәлгән. Шулай булуга да карамастан, ул инде шактый зыян салып өлгергән. Хәзер инде "төенле дерматит" инфекциясе Татарстанга...
-
Кызларыбыз булдыра
Югары Арбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Энҗе Гайнетдинова, Нурфия Тимербаева, Энҗе Шәмсемөхәммәтовалардан башка авылның мәдәният йорты эшчәнлеген күз алдына китерү кыен. Нинди генә чаралар уздырмый алар. Бер бәйрәмнең дә концертсыз узганы юк. Иң мөһиме: бу кичәләргә яшьләрне, өлкәннәрне, укучы балаларны да җәлеп итә беләләр. Олы яшьтәгеләр өчен түгәрәкләр эшләп килә. Дөнья...
-
Бәрәңге чәчәкләрен өзәргә ярыймы һәм сабагын чабарга кирәкме?
Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була.Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә. Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чыгачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак. Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә,...
-
Исемдә - хикмәт
Дөньяга яңа туган бала аваз сала. Бала туган һәрбер гаиләне нинди исем кушарга дигән сорау борчый. Татар халкы элек-электән яңа туган балага исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Җиңел әйтелә торган, мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан. Элегрәк исемнәрнең мәгънәсен китаплардан гына карап белеп булса, хәзер әти-әниләр өчен интернет челтәрендә дә мондый...
-
Шомырт (шигъри мизгел)
Ничәмә еллар үсәсең Бакча башымда минем. Йә, хәлең ничек соң? Әйдә бер сөйлә, иел. Синең янда уйнап узды Кечкенә чакларыбыз. Әле дә син үсеп торганга, Шомыртым, шат барыбыз. Бер кочаклап серләшергә Кочаклар җитми икән. Кәүсәләрең тырмаланган, Кемнәр шаяра икән? Ботакларың җиргә тигән, Күләгәгә урының киң. Су буеның сакчысымы, Әллә патшасымы...
-
Танылган җырчы Раяз Фасыйхов өченче бала тели, тик...
- Миңа калса, бар кешенең дә быелгы җәе: "Бу яңгыр бетәме инде?" - дигән уйлар белән уза. Җәйнең уртасына җиттек инде, әле бер дә матур, кояшлы көн булмады. Барлык Сабантуйларны да яңгыр астында эшләп чыгарга туры килде. Нишләтәсең инде, табигатьнең үз кануннары. Əмма барыбер җәй күңелле мизгелләргә бай. Июнь башында...
-
Адай авылының “Миләшкәй” бакчасында табигать сакчылары үсә (фото)
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан, без Адай авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән әйләнә-тирәбезне яшелләндерүдә катнаштык: үзебезнең ян бакчабызга миләш, карлыган, чия агачлары утырттык. Бакчабызда аңа кадәр дә нарат, чыршы, чия, алмагач, шомырт һәм башка агачлар үсә иде. Ә быелгы үсентеләр бакчабызны тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрде. Үсентеләрне...