15 июль 2015 яңалыклары
-
Салават Миңнеханов та уразада
- Аллага шөкер, Ходай рәхмәте белән, ураза тотам. Беренче көнне Азнакайда идем. Ул көнне Гүзәлемнең «Әни, әни» дигән җырына клип төшердек. Ифтар да Азнакайның «Ак мәчет»ендә булды. Клип бик матур килеп чыгар төсле, кадрларны караганда ук каз тәннәре чыга. Уразаны ай буе тотарга ниятлим. Көн саен ифтар мәҗлесенә йөрим. Күп...
-
Фәнис Яруллин: 17 июльдә – минем егылган көн, үзенә күрә юбилей
Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" дигән көндәлекләр китабыннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. 1983 ел, 15 июль. Кояшлы иртә. Җылы. Хәзер урамга чыгып ятам. Нурсөя соңгы карлыганнарны җыя башлады. Бакчаның бөтен җимешләрен сатсаң, 200 сумнар тирәсе акча эшләп була икән. Бигрәк пүчтәк. Ярый әле сатасы юк. 4 ай баш калкытмый...
-
Фитра, фидия, зәкәт
Рамазан аенда фитра садакасын бирү - шәригать күрсәтмәләренең берседер. Мөселманнар бу садаканы, гадәттә, ай ахырындарак - Ураза гаете алдыннан тапшыра. Ошбу садаканы мохтаҗлык кичерүчеләргә, ишле гаиләләргә һәм башка шундый төр кешеләргә тапшыралар. Быел фитра садакасының минималь күләме 100 сум дип (арпа бәясеннән) билгеләнде. Байлыгы булган хәлле кешеләр өчен фитра күләме...
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышабыз", диләр Кукмара шоферлары
Узган атнада, йомыш төшеп, күрше Нократ Аланына барып кайткан идек. Бик зур тизлек белән бер-бер артлы өч машина узып китте үзебезне. Күз ачып йомганчы юкка да чыктылар, артларыннан тузан болыты гына күтәрелеп калды. Тиешле таләпләрне санга сукмыйча каядыр ашыгучы, бернәрсә белән дә исәпләшеп тормаучы әнә шундый "текә" шоферлар аркасында килеп...
-
Балалар бакчаларына авыру сабыйлар йөрергә тиешме?
Безнең яндагы балалар бакчасына минем улым йөри торган төркемгә узган ай яңа сабый килде. Ул бала церебраль параличтан интегә. Авырлык белән атлый. Шул бала килгәннән бирле, улым: «Әни нигә ул шундый, нигә ул тегенди?» - дип сораулар яудыра. 25ләп бала тупланган төркемдә сәламәт балаларны да чак карап бетерә алган тәрбиячегә...
-
Кукмара районында узган балыкчылар ярышы нәтиҗәләре (фоторепортаж)
Иң күп балык тотучы (авырлыгы буенча) 1 урын - Камил Мәхмүтов, Олыяз, 4 кг. 110 гр. 2 урын - Юрий Сергеев, Сосновка, 4 кг. 80 гр. 3 урын - Мансур Минлегалиев, Кукмара, 2кг. 900 гр. Иң күп балык тотучы (саны буенча) Рамил Минһаҗев, Менделеевск, 34 данә Иң зур балык тотучы...
-
"Тукай" агрофирмасында семинар-киңәшмә үткәрелде(+фото)
"Тукай" агрофирмасында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында урып-җыюга хәзерлек, яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар тукайлыларның техник базасы белән танышты, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карады, пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп макатларның берсе булып, көзге уңышны югалтуларсыз җыеп...