15 июнь 2015 яңалыклары
-
Кукмара Сабан туеннан фоторепортаж (3 бүлек)
Бәйрәм мизгелләре:
-
Армиягә чакырылучылар өчен "кайнар линия" эшләячәк
16 июньдә хәрби хезмәткә чакыруга кагылышлы хокукый ярдәм һәм гражданнар хокукын үтәүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк. Сорауларга Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре, Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк. Сорауларны 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-89-15, 8(843) 236-40-62 телефоннары буенча бирергә мөмкин. фото:...
-
Татарстанда давыл көтелә
Республикабызда 16 июнь көнне һәм 17 июньдә көндез һәм төнлә һава торышының начарлануы көтелә, дип кисәтә синоптиклар. 20-22 метр/секунд тизлектәге көчле җил, көчле яңгыр, урыны белән боз явачак. Хәвеф-хәтәрләр була күрмәсен, йорт-җирләргә зыян гына китермәсен инде. Ачык һавада тырышып үстергән яшелчәләрне дә харап итмәсә ярар иде. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Әтисенең мәетен бер ел ярымнан соң тапкан
Әтиемнең үле гәүдәсен таптым дип, Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында яшәүче 30 яшьлек бер хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 9нчы Восточная урамындагы фатирда яшәгән 1938 елгы әтисе моннан бер ел ярым элек үлгән икән. Мәет фатирында шулкадәр вакыт яткан, кызы да аңарчы исенә төшереп карамаган. Хәзер пенсионерның ничек вафат булганын, ни өчен аның...
-
Күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү бара (+Фоторепортаж)
"Кукмара" агрофирмасында да бу мөһим эш оешкан төстә башланып китте. -Күпьеллык үлән басулары 1126 гектар мәйдан били. Ун көн элек үләннәрне чабуга керештек. Бер "Полесье", бер ЕС-1 комбайннары көненә 100 гектарда үләннәрне теземнәргә сала. Дамир Газизуллин кипшерә башлаган теземнәрне әйләндергәч, биш пресслагыч печәнне рулоннарга төрә. Быел 1050 тонна печән хәзерләргә...
-
Кукмара Сабан туеннан фоторепортаж (2 бүлек)
Бәйрәмнән мизгелләр.
-
Кайнатма әзерлисезме? Шикәр комы – бездән
Хөрмәтле укучыларыбыз! Җәй айларында бер гаилә дә кайнатмалар (варенье), компотлар әзерләми калмый. Шуны исәпкә алып, уңган хуҗабикәләр өчен яңа акциябез кысаларында 2 капчык шикәр комы уйнатырга булдык. Акциядә катнашу өчен 5-20 июнь көннәрендә "Хезмәт даны" ( "Трудовая слава") газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга...
-
Кукмара Сабан туеннан фоторепортаж (1 бүлек)
Районыбыз Сабан туе быел аеруча күңелле һәм оешкан төстә узды. Киндеркүл авылы янындагы тугайга иртәдән үк халык агылды. Мәйдан тирәсендә исә тәбрикләүләр, җыр-моң, берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар - рәхәтләнеп ял ит, күңел ач кына! Районыбыз укучылары, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр театральләштерелгән тамашада җыр-биюләр аша игенчеләрне зурлап, үзләренең ихтирамнарын...
-
Чыгарылыш укучылары бүген биология, информатика, тарихтан БДИ тапшыра
Бүген 159 чыгарылыш укучысы биология, информатика һәм тарих фәннәреннән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Сынау күппрофильле лицейда уза. Уңышлар юлдаш булсын аларга!