15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Рамилә һәм Илдус Гыйләҗевлар - Кукмара ЗАГСында никахларын теркәгән иң беренче парлар
Көнчыгыш календаре буенча Ат елына кердек. Яңа елны яңа тормыш корудан башлап җибәргән яшьләр үзләрен аеруча бәхетле сизәдер. Адай егете Илдус Гыйләҗев һәм Сарман районының Җәлил поселогы кызы Рамилә Зарипова - шулар исәбеннән. Быел алар - Кукмара ЗАГСында никахларын теркәгән беренче пар. Бер-берсен ничек табышкан соң алар? Хикмәте бар икән....
-
Ятмас Дусайда 18 гыйнварда зур бәйгеләр узачак
18 гыйнварда Ятмас Дусай авылы мәдәният йортында Гәрәй батыр истәлегенә традицион көрәш бәйгесе һәм Заһретдин Фәхретдинов призына укучылар арасында җыр-сәнгать конкурсы үткәрелә. Шул ук көнне авыл мәктәбендә туган төбәкне өйрәнүгә өлеш керткән Фарук Манасыйповны искә алу чарасы булачак. Башлана 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Районыбызның авыл җирлекләрендә һәм оешмаларда хисап җыелышлары башлана
Бу атнада авыл җирлекләрендә 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар башланачак, аларда район Советы, башкарма комитет, бүлек җитәкчеләре катнашачак. Муниципаль авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар графигы: Зур Сәрдек - 16 гыйнвар. Березняк - 21 гыйнвар. Каенсар - 24 гыйнвар. Лельвиж - 28 гыйнвар. Манзарас - 31 гыйнвар....
-
Район халкын нотариуслар кабул итәчәк
"Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәр җомгада 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кадәр гражданнарны кабул итү оештырыла. Айның соңгы җомгасында халыкны Кукмара нотариаль округы нотариуслары кабул итәчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15 йорт. Алдан язылу өчен телефон: 2-65-14. фото: http://sarvesti.ru/2013/03/22/pereselencam-pomogayut-v-obshhestvennoj-priemnoj-partii/
-
“Восток”та аккош, чуртан, кысла арбаны бер якка тарта
Соңгы берничә елда кабатланган корылык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң нык, хәлле дигәннәренә дә матди зыян китермичә калмады. Әмма югалтулар зур булса да, эшне фәнни нигездә оештыра алган хуҗалыкларда җитештерү күләме кимемәде. Востоклылар да шундыйлар сафында. Елны алар 86 миллион сум акча кереме белән төгәлләделәр. Алдынгы хуҗалыкларга тәҗрибә өйрәнү максатыннан кунаклар...
-
"Олимп"ның ачылуына биш ел тула
17 гыйнварда "Олимп" боз сараенда "Олимп"ның бишьеллыгына багышланган чара үткәрелә. Фигуралы шуучыларның чыгышлары һәм хоккей буенча иптәшләрчә очрашу була. Башлана 15 сәгатьтә. Керү ирекле.