14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре ачык файдаланылышта
Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә. Искәртеп үтик: быелдан математикадан БДИ база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленде. База дәрәҗәсендәге имтиханда тормыш өчен кирәкле...
-
Сарыкны атып алдык
Бу хәл минем белән 1976 елларда булган иде. Ноябрь ае, көндез матур гына итеп җир өстен кар каплады. "Газик" машинасының кузовына салып, "Рассвет" хуҗалыгыннан бер сарык алып кайтышым. Капка төбенә кайтып туктагач, машина бортын ачып, сарыкны төшерергә азапланганда ул каты итеп тартылып китте дә, бәйләгән бавын өзеп, урамга чыгып чапты....
-
Парижда теракт: 7 террорист үз-үзен шартлаткан (+Фото)
Париждагы гадәттән тыш хәл турында бер кат хәбәр иткән идек инде. Әлеге терактны "Исламское государство" группировкасы кылган дип фаразлана. 153 кеше үлгән, 200 кеше җитди җәрәхәтләр алган. Полиция тарафыннан барлыгы 8 терроист юк ителгән инде. Аларның җидесе үз-үзен шартлатса, берсен полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Тикшерүчеләр терроистлар саны тагын да күбрәк...
-
Ришат Төхвәтуллин “Тыңлачы, сандугач”ны ник җырлый алмый
Ришат Төхвәтуллин продюсерыннан киткәч, кайбер җырларын җырлый алмавы тамашачыларның да күңеленә тигән. Шагыйрә Флера Гатинаның хатыннан бер өзек китерим әле: "Хәлләреннән килсә, имансызлар бар рухи дөньяны үзләренә буйсындырып, сатып алырлар иде. Шигырьләр, җырлар - халык өчен. Шагыйрь Илдар Юзеев "Тын калыйк, сөйләшмик" ("Тыңлачы, сандугач") шигырен бар халык, бар татар дөньясы...
-
Концерт-спектакль афишалары район газетасында бирелеп барсын иде
Мин олы яшьтә булсам да, мәдәният-сәнгатькә гашыйк кеше. Район Мәдәният йортында була торган концерт-театрларга да еш йөрим. Әмма соңгы вакытта кайчан нәрсә буласын белми калам. Күптән түгел Кәрим Тинчурин театры артистлары килеп спектакль куйганнар икән, "Ак чәчәкләр" фильмы да күрсәтелгән. Болар турында ишеткәч, үкенечемнең чиге булмады. Элек район Мәдәният йортында...
-
Аш.Буҗи клубында "Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк" дигән тематик кичә үткәрелде
Аш.Буҗи авылы клубында Адай клубы хезмәткәрләре белән берлектә "Бәхет өчен ни кирәк, кушылса ике йөрәк" дигән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чара үзвакытында гаилә кормаган егет-кызларга үгет-нәсихәт бирү, парлы тормышның өстенлекләрен, ялгызларның киләчәге аянычлы булуын җиткерүгә багышланган иде. Авыл имамы Мансур хәзрәт никахлашып яшәүнең саваплы һәм уңышлы икәнен сөйләде. Кичә "Кызлар...
-
Кукмара делегациясе Удмуртиядә үткәрелгән Татар мәгарифе көннәрендә катнашты
Удмуртиядә үткәрелгән Татар мәгарифе көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе составында Кукмарадан 4нче урта мәктәп директоры Азат Хәсәнов һәм 3нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәсәновалар да катнашкан. Гүзәлия Хәсәнова Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6нчы номерлы татар гимназиясендә "Татар телен укытуда проектлар методы" дигән...
-
Иң күркәм кияү белән кәләшне сайладылар
Тумышлары белән республиканың төрле районнарыннан, бүгенге көндә Казанда укучы, эшләүче дүрт егет һәм кыз жюри әгъзаларына бирнә, мәһәр дә әзерләп күрсәтте, бер-берләрен тәмле ризыклар белән дә сыйлады, каенана-каенатаның көтелмәгән, четерекле сорауларына да җавап бирде. Иң күркәм кияү белән кәләш исеменә Казан егете Гадел Вәлиуллин белән Яңа Чишмә кызы Алсу Сәхабетдинова...
-
Кукмарада “Консультацияләр бирү буенча бердәм көн” узачак
19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр республика Росреестр идарәсенең Кукмарадагы бүлеге "Консультацияләр бирү буенча бердәм көн" үткәрә. Бу чарада шулай ук Кадастр палатасы, Пенсия фонды, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек, Федераль техник инвентаризацияләү бюросының Кукмара филиалы һәм башка оешмаларның вәкилләре катнашачак. Гражданнарга күчемсез милеккә...
-
Татар Толлысы авылының тарихын бастырасы иде
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен Хәтер китабыннан гына алып, авылым тарихына теркәп кую иде исәбем, әмма китапта 76 кешенең 51е генә язылган икән. Шулай да бу четерекле эшне башкарып чыга алдым. Фронтка киткән 126 кешенең 50се генә исән кайтып, алар да вафат булдылар инде. Авыл тарихын ике ел...