14 август 2013 яңалыклары
-
Районыбызның “Восток” хуҗалыгында һәр гектардан 20-22 центнер уңыш җыела
Кайбер агрофирмалар һәр сыердан көнлек савымны 10 килограммга җиткерә алмаганда, "Восток" хуҗалыгында бүген 21 килограмм сөт савалар. Терлекчелектә югары күрсәткечләр игенчелектә дә нәтиҗәле эшләү турында сөйли. Җитәрлек терлек азыгы булмаса, мул продукция җитештерү турында хыялланасы да юк... Хуҗалыкта инде игеннәрнең күп өлеше җыеп алынган. Коры, эссе җәй биредә дә үзен...
-
Кукмаралылар бал Спасын бәйрәм итә
Бүген, 14 августта, бал Спасы зурлап билгеләп үтелә. Элек-электән бу көннән бал җыюга керешкәннәр, аны изгеләндереп сыйланганнар. Бәйрәмгә бал кушылган прәннекләр, мәкле һәм баллы беленнәр, башка камыр ризыклары пешергәннәр. Беренче Спастан җәйне озату башланган, карлыгачларның һәм керәшәләрнең җылы якка очып китүләре күзәтелгән. Быел исә җәй әле үзенең хокукларын бирергә ашыкмый,...
-
"Кояшкай" балалары "Берсут" лагеренә китте
"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Мамадыш районында урнашкан "Берсут" лагеренә җәйге ялга киттеләр. Биредә алар төрле сәламәтләндерү, мәдәни чараларда катнашып, ике атна дәвамында ял итәчәкләр. Шулай ук, "Кояшкай"ның 14 тәрбиячесе шушы көннәрдә Болгарга барып, борынгы татар җирләрендә сәяхәт итеп кайттылар. фото: http://turbaza.ru/respublika-tatarstan/bersut/
-
Махсус комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеген тикшерә
Район советы каршында төзелгән комиссияләр бу көннәрдә мәктәпләрдә булып, аларның яңа уку елына хәзерлеген тикшерә. Мәктәпләрдә башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы - боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнә. фото: http://progorod43.ru/node/83425
-
Олыяз мәктәбендә төзелеш эшләре кызу темплар белән бара
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Олыяз урта мәктәбендә төзелеш оешмасы җитәкчеләре, хуҗалык, җирлек һәм мәктәп җитәкчеләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. 130 миллион сумга төшәчәк төзелеш эшләре кызу темпта бара һәм мәктәп 1 сентябрьгә куллануга тапшырылырга тиеш. Киңәшмә барышында башкарылган эшләр тикшерелеп, булган кимчелекләрне бетерү бурычы куелды, тиз көннәрдә хәл ителәсе мәсьәләләр...
-
Кукмарада 40 ел буе үскән чыршыларга кадәр кистеләр (+фото)
Августның бер иртәсендә Кукмараның Ленин урамы, төгәлрәге тимер юл вокзалы тирәсендә яшәүчеләрне күңелсез күренеш каршы алды. Элекке район кулланучылар җәмгыяте бинасы каршындагы 40 ел үскән чыршыларны төпләреннән кисә башлаганнар. Сәбәбе - киләчәктә бу бинада сәүдә-офис үзәге урнашачак, чыршылар үскән урында автотукталыш ясалачак икән. Әлеге вакыйгадан соң редакциягә көн дә шалтыратулар...
-
Кукмарада пандуслар җитми (+фото)
Поселокның Ленин урамындагы элеккеге кинотеатор янында, Ленин бакчасына җиткәндә пандус юк. Инвалид коляскаларын, балалар арбасын күтәреп менәргә кирәк. Моннан көн саен дистәләгән коляска тарткан әниләр, олы кешеләр уза. Пандус куйсыннар иде. Нурия Тимергалиева фото: http://www.gazetairkutsk.ru/2011/10/17/id44703