14 май 2015 яңалыклары
-
Ландыш Нигъмәтҗанова өч баласына да танылган маркалы кием генә ала
Татар эстрадасының популяр җырчысы, өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова "Интертат" сайты хәбәрчесенә киемнәрне ничек сайлап алуы турында сөйләгән. "Тәҗрибәле әни буларак, бала киемнәрен күп җыймыйм, чөнки бала тиз үсә һәм кием кечерәеп кала. Шулай да бала киемнәре бик күп, күбесе тузарга да өлгермичә калып бара. Киемнең бәясенә карамыйм, аның сыйфаты...
-
Кукмарада полиция хезмәткәрләренең гарнизон разводы булды (+ФОТО)
Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу көнне мәйдан аша...
-
РДКда иртәгә Гаилә көне уңаеннан концерт була
15 май көнне район Мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган тематик концерт була. Башлана сәгать җидедә. Керү бушлай, рәхим итегез.
-
Кукмараның балалар тынлы оркестры киез итек комбинатында концерт куйды (+ФОТО)
Районыбызның киез итек-киез комбинаты җитәкчелеге чакыруы буенча Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге тынлы оркестры комбинат хезмәткәрләре өчен концерт куйды. Яшь музыкантлар чит ил, татар һәм рус композиторларының әсәрләрен башкардылар. "Йолдызлык" фестивале лауреаты Анастасия Сабанчеева, мәктәп завучы Алия Курочкиналарның чыгышлары да көчле алкышларга күмелде.
-
Татарстанда зиратны су баскан: кеше сөякләре өскә калкып чыккан
Шушы көннәрдә Лаеш районы Курманаково авылы янындагы Мишә елгасы яр буенда кеше сөякләре табылган. Моны беренчеләрдән булып шул авыл кешесе күреп ала. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тикшерү эше уздыра. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, элек бу урында зират булуы ачыкланган. Куйбышев сусаклагычы барлыкка килгәннән соң, аны су баскан. Хәзер...
-
29 майда “Кайнар линия” эшләячәк
29 майда уңайлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме алу буенча гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында "Кайнар линия" эшләячәк. Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы, мәҗбүри медицина иминиятләү фонды, Татарстан буенча Россия сәламәтлек күзәтчелеге вәкилләре шалтыратучыларның сорауларына тәфсилле җаваплар бирәчәкләр, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә...
-
Почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс уздырыла
Әлеге бәйгедә төрле районнардан иң нәтиҗәле эшләгән почтальоннар һәм почта бүлекчәләре ачыкланачак. "Иң яхшы почтальон" номинациясендә җиңүчене 16644 сум, "Иң яхшы почта бүлекчәсе" номинациясендә җиңүчене 30 мең сумлык призлар көтә. Хөрмәтле райондашлар! Район газетасына һәм "ТАТМЕДИА" карамагындагы газета-җурналларга язылып, әлеге бәйгеләрдә актив катнашыйк. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Укучылар ЮХИДИ инспекторы белән рейдка чыкты (+ФОТО)
Татарстанда барган өченче глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында Кукмара 4нче урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем алучы яшь юл хәрәкәте инспекторлары - Гөлчәчәк Хуҗина, Рөстәм Камалиев, Вальмир Манапов, Эльмира Юзмиевалар ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә рейдка чыктылар һәм шоферларга, аларның пассажирларына, җәяүлеләргә календарьлар, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген ассызыклаган брошюралар тараттылар.
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә узды (+ФОТО)
Язгы кыр эшләре башланганнан бирле һава шартлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә гел уңай булды, чәчүне планлаштырган тәртиптә башкарырга тулы шартлар тудырды. Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар-киңәшмәдә исә хуҗалык җитәкчеләренә чәчүне 15 майга төгәлләргә дигән бурыч куелды. Кукуруз чәчүгә чыгар алдыннан вахитлеләрнең эш алымы белән танышу өчен бирегә җыелу инде традициягә әверелеп...