14 апрель 2015 яңалыклары
-
25 яшьлек егет җәяүлене бәрдергән
Әлеге хәл Казанның "Пирамида" үзәге янында була. "Opel Corsa" автомобиле шоферы, 25 яшьлек ир-егет, светофорның кызыл утында урам чатын узучы җәяүлене бәрдергән. Фаҗига иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә була. "Меңъеллык мәйданы" ягыннан килүче "Opel" шоферы ир кешене бәрдерә. Җәяүле һәлак була. Хәзерге вакытта тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Чыганак: http://prokazan.ru/auto/view/75484/q...
-
Җәйге кафеларда сыра сатарга рөхсәт итмәкчеләр
Хәтерләсәгез, агымдагы елның март башында Татарстанда алкогольле продукцияне ваклап сатуның вакыты, шартлары һәм урыннарын чикләү турында закон гамәлгә кергән иде. Хәзер исә депутатлар әлеге канунга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында билгеле булды. Чара комитет рәисе Рафис Борһанов җитәкчелегендә узды. Билгеле...
-
Сәрдекбашта Фидәил Нәбиев истәлегенә теннис ярышы узачак
18 апрельдә Сәрдекбаш урта мәктәбендә Кукмара ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Нәбиев Фидәил Мөзәкир улы истәлегенә өстәл теннисы ярышлары узачак. Башлана сәгать 9.00да. Рәхим итегез! фото: https://yandex.ru
-
Шалтыратыгыз – без тыңлыйбыз
Санитар чисталык һәм экология икеайлыгы кысаларында редакция газета укучылар белән турыдан-туры элемтә үткәрә. Күңелләрне борчыган сораулар, фикерләр, тәкъдимнәр булса, 20 апрельдә 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр 2-65-59 телефоны аша аларны безгә җиткерә алачаксыз. Сезне баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева тыңлаячак. фото: https://yandex.ru
-
Кукмарада санитар-экологик икеайлыгы бара
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, шәһәр һәм район территорияләренең санитар чисталыгын тәэмин итү максатыннан, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Шулай ук урманнарга сак караш тәрбияләү ниятеннән, традицион "Агач утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында 25 апрельдән 3 октябрьгә кадәр төрле чаралар уздырыла. Әлеге чараларда актив...
-
Ата-ана язмышы - балада
Гөлия Имәнлек авылында хәлле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Бигрәк матур инде авыллары: тирә-якта урман, якында гына зәп-зәңгәр булып, түгәрәк күл җәйрәп ята. Яз җитсә, кыр үрдәкләре очып килеп, аңа ямь өстиләр. Үрдәкләрнең бәпкәләре чыккач, күл буе бала-чага тавышына күмелә. Алар бәбкәләрне ипи белән сыйлыйлар. Кечкенә кошчыклар да балаларга...
-
Кукмара волонтерлары мәктәп укучылары арасында “Шатлык бүләк ит” акциясе оештыра
"Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия атнасы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Волонтер-Кукмара" иреклеләр отряды мәктәп балалары арасында "Шатлык бүләк ит" акциясе оештыра. Акция барышында 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен китаплар һәм уенчыклар җыю планлаштырыла һәм алар авыр тормыш хәлендә булган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак. фото: https://yandex.ru
-
“Кукмара авазы” радиосы шигырь язучылар арасында конкурс үткәрә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. "Кукмара авазы" радиосында зур бәйрәм уңаеннан өр-яңа конкурс! Конкурсның шартлары гади - сездән тыныч тормыш, җиңү шатлыгы, каһарманнарыбызның онытылмас батырлыгы турында шигырьләр көтәбез. Иң яхшы дип табылган шигъри юлларга композитор Илгиз Зарипов көй язачак! Шигырьләрегезне "Хезмәт даны" газетасы адресына юллый яисә китереп бирә аласыз. Конверт...
-
"Урал"да семинар-киңәшмә үтте (+ФОТО)
"Урал"да хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар "Урал" хуҗалыгының машина-трактор паркында, ындыр табагында булып, язгы кыр эшләренә хәзерлек белән таныштылар. Олыяз фермасында малларны тәрбияләү, терлекчелектә үсешкә ирешү өчен кирәкле шартлар, эш тәртибе һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Киңәшмәнең соңгы өлешендә терлекчелектә беренче кварталга йомгак ясалды, язгы чәчүгә...