14 март 2013 яңалыклары
-
Картлыгымны әти-әни йортында каршылармын
-Иртә өйләнгәнмен мин. Армиядән яңа гына кайткан, кызлар белән юньләп очрашмаган, тормышны белеп бетермәгән малай гына идем бит ул чакта. Хатыным буласы кыз белән әти-әнием таныштырды. Парлашып ял йортында саулыкларын ныгытып кайтканнар иде алар. Шунда шәфкать туташы булып эшләүче кызны ошатканнар. Шулкадәр әйбәт, ачык йөзле, андыйлар сирәк очрый, янәсе. Вазыйфалары...
-
Баш табиб урынбасары Казаннан Кукмарага җәяү кайткан
Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары Шәймәрданов Илсур Васил улы тормыш иптәше Роза ханым белән Казаннан Кукмарага җәяү кайткан. Роза ханым үзе дә табиб, 8 номерлы шәһәр хастаханәсенең неврология бүлеген җитәкли. Ул вакытта төрле сәбәпләр аркасында массакүләм мәгълүмат чаралары моны яктыртмыйча калган иде. Бүген исә әлеге маҗаралы сәяхәт турындагы...
-
Балалар тынлы оркестрына - 20 ел
Вакыт сизелмичә үз көенә ага да ага. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры оешуга да быел 20 ел тула. Оркестрның туган көне уңаеннан ике дистә ел дәвамында бергәләп иҗат юлын узган дуслар, кунаклар җыйналыр. Чөнки юбилей ул - хезмәткә нәтиҗә ясау һәм яңа...
-
Фәнгә һәм мәгарифкә багышланган гомер
Районыбызның Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова шактый еллардан бирле киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара. Ул югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар...
-
Бертуган Хаҗиевларның иҗади эшләре уңай бәяләнә
Түбән Кама шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә рус композиторы Александр Бородинның тууына 180 ел тулуга багышланган ачык республика конкурсы уза. Бәйге 22 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның "Музыка тылсымы", "Электрон муза" номинацияләрендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Зөлфәт һәм Ильяс Хаҗиевлар (укытучылары С.Семенова) да катнашып кайтты. Ильяс бәйгедә "Александр Бородинның...