13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Фото: Күппрофильле лицейда өйрәтү семинары узды
Әлеге семинар медиаешлыкта балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Чарада студентлар, укытучылар катнашты.
-
Кукмарада референдум узачак
19 ноябрьдә үзара салым җыю мәсьәләсе буенча референдум үткәреләчәк.
-
Фото: Россия Саклык Банкының Кукмара бүлекчәсе идарәчесенә медаль тапшырылды
Россия Саклык Банкының Кукмара бүлекчәсе идарәчесе Касыймов Ришат Шәүкәт улы Банк үсеше Стратегиясен тормышка ашырудагы хезмәтләре, үз вазыйфаларын үрнәк итеп башкарганы, хезмәтендә югары һәм стабиль күрсәткечләргә ирешкәне өчен "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Фото: Кукмара районында күп балалы гаилә йорт-җирсез калган
Кукмара янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 12 ноябрьдә, көндезге сәгать 14.16 минутларда "ГЛОНАСС+112" системасы аша Ош.Юмья авылының Мәктәп урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. Нәтиҗәдә күп балалы гаилә яшәүче өй, аның веранда өлеше - барлыгы 41 квадрат метр мәйдан торак җир янып бетә. Каралты-кура, мал-туар, кешеләргә зыян килми....
-
Кукмарада “Җәяүле кичүе” дигән декада башланды
13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.
-
Фото: “Чәчкә” халык бию ансамбле – районыбызның йөзек кашы
Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Чәчкә" халык бию ансамбле - тырыш, сәләтле, сәнгатьне сөючән, ярдәмчел, бердәм коллектив. Аларны һәркем күрә, аларга һәркем югары бәя бирә.
-
Фото: Райондашларыбыз халыкара “Кунаклашу” фестивалендә катнашты
Казан дәүләт мәдәният институтында Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге ярдәме белән "Кунаклашу" халыкара фестиваль-конкурсында кукмаралылар катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдылар: "Халык биюе" номинациясендә Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбле (җитәкчесе Кузьмина Резеда Ильдар кызы) - I дәрәҗә лауреат), "Халык җырларын башкару" номинациясендә Зур...
-
Җәяү йөрү тәннең матурлыгына да йогынты ясый
Соңгы тапкыр Кукмара буйлап кайчан җәяү йөргәнегез бар? Берәүләр уйга калыр, икенчеләр шунда ук "Күптән түгел" дип җавап бирер дип уйлыйм. Онытылмаслык халәт, шулай бит? Яңа тротуарларга, төзекләндерелгән яр буена лаеклы бәя бирергә була.