13 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарага Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде (+фото)
Бүген Кукмарага эш визиты белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов килде. Район эчке эшләр бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, бүлекчә җитәкчеләре, ЮХИДИ, участок инспекторлары, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә...
-
Авылларда ипи исе килә
Таң атканда, иртәнге томан белән, Адай авылына искиткеч тәмле ис тарала. Кызарып, күпереп мичтән яңа гына пешеп чыккан икмәк-ипекәй исе. Аш-Буҗи авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Фәнис Хәмәтдиновның киң колач белән алып барылган бүгенге эшчәнлеген күреп, ак көнләшү белән кызыгып кайттым. Күз генә тимәсен, авылда кибет тоту, шәхси хуҗалыклардан сөт җыю,...
-
“Яңа гасыр” телевидениесе вәкилләре Кукмара тарихына багышланган тапшыру төшергән (+фото)
Тарихчы Альберт Шакиров җитәкчелегендәге "Яңа гасыр-Татарстан" телевидениесе вәкилләре Кукмара тарихына багышланган "Без тарихта эзлебез" дигән тапшыру төшереп киттеләр, дип хәбәр итте Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев. 23 ноябрь көнне әлеге каналның "Без тарихта эзлебез" дигән тапшыруы Кукмарага багышланачак. Күрми калмагыз!
-
13 ноябрь - "Ак таякчыклар" көне
Тәкъдир сынауларын узып булмый… Кулыма каләм алып, шигьри дулкыннарда тибрәлеп алырга булдым…Күңелемдә илһам бөреләнде… Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп, Ник сынадың безне, Илаһым? Син тудырган Дөнья матур диләр, Сокландыргыч синен Җиһанын. Йолдызларын сихри җемелди дип, Ай-кояшын күркәм дип беләм… Бары беләм ишеткәннән генә, Үз күзләрем белән мәңге күрмәм. Шулай үтәр гомерем...
-
"Кукмара" агрофирмасы базасында семинар-киңәшмә үтте (+фото)
"Кукмара" агрофирмасы базасында терлекчелектә 10 айлык эш нәтиҗәләре, техника ремонты мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы күмәк хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, баш белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары "Ярыш" бүлекчәсенең терлекчелек комплексында, машина-трактор паркында эш барышы белән таныштылар. Семинар барышында сөт җитештерүне арттыру өчен кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр, булган кимчелекләр турында сөйләшенде,...