13 август 2015 яңалыклары
-
Бәрәңге уңышын саклап калыйк
Төп ризыкларыбызның берсе булган бәрәңгене үстерү елдан-ел кыенлаша. Колорадо коңгызы, нематода авыруының зур зыян салуы җитмәгән, быелгы өзлексез яңгырлар, туфракта дымны арттырып, фитофтора авыруын барлыкка китерде. Фитофторозны кайберәүләр альтернариоз белән дә бутыйлар. Дөрес, боларның икесе дә - гөмбәчек авырулары. Әгәр бәрәңге яфраклары сары төскә кергән икән, бу - альтернариоз. Коңгырт...
-
“Кукморагрохимсервис” җәмгыятенең “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды (+Фото)
"Кукморагрохимсервис" җәмгыятенең "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында район һәм хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында урып-җыюның барышы, туфракны көзге сукалау, көзге культураларны чәчү һәм авыл хуҗалыгында җиде айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар әлеге хуҗалыкның мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карады, басу-кырларында булды, пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, бурычлар билгеләнде....
-
Кәркәүчнең машина-трактор паркында янгын чыккан
8 августта, көндезге сәгать өченче яртыларда, Кәркәүч авылының машина-трактор паркында янгын чыга. Нәтиҗәдә К-701 тракторына зыян килә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау бинасының түбәсе яна. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=779.mhxteeLh-
-
Кукмара полициясе электр мясорубкасы урлаучының эзенә төшкән
2-8 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 85 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның икесе җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты. Полиция хезмәткәрләре Аш.Буҗи кешесенең 14 июньдә, сәгать 18.30 тирәсендә, Янил авылында яшәүченең өеннән яшерен рәвештә электр мясорубкасы урлавын ачыкладылар. 6 августта, сәгать 16.00-19.00дә билгесез зат поселокның Вахитов...
-
Татарстан казанышлары – хикәя һәм фоторәсемнәрдә
Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя - эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала. Республикабызының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул безнең уртак тарихи мирасыбыз. Аның бай һәм күпкырлы...
-
“Нараткай”да “Спортлы Татарстан” дигән мәйданчык оештырылды (+Фото)
"Президент белән бергә" республика хәрәкәте кысаларында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында "Нараткай" балалар лагеренда "Спортлы Татарстан" дигән мәйданчык оештырылды. Малайлар-кызлар бик теләп спорт чараларында катнаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар. Ярышлардан соң һәркемгә Дипломнар тапшырылды.
-
"Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе бара
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе уза. Акция 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге хәйрия акциясе мәктәп китапханәләре фондын укыту-методик, фәнни-популяр, белешмә һәм матур әдәбият белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм теләкләре булган барлык татарстанлылар, шул исәптән оешмалар катнаша ала. чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/461330.htm
-
Эшче һөнәрләренә сорау зур
Нәкъ дүрт елдан Казанда WorldSkills дөньякүләм чемпионат узып, анда эшче һөнәр ияләре көч сынашачак. Әлеге карар дүшәмбе көнне Сан-Паулода WorldSkills International Генераль Ассамблеясында халыкара жюри тарафыннан кабул ителде. Татарстан делегациясен Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Үз җирлекләрендә чемпионатны уздыру хокукын алу өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көч сынашты,...
-
Кукмара элеваторының комбайннар отряды “Сөт иле” җәмгыятенең филиаллары булган агрофирмаларның басу-кырларында эшли
Игенче җитештерелгән ашлык белән үзенә һәйкәл куя дип сөйләнә шигырьләрдә. Сап-сары булып җәйрәп яткан басу-кырларга карап, сөенеп, сокланып куясың. Шул "диңгез" өстеннән йөзеп баручы кыр кораблары тагын да фантазияне киңәйтеп, күңелләрне дулкынландырып җибәрә. Элеваторның "Әсәнбаш" агрофирмасының "Виль Кужым" бүлекчәсе басуларында эшләүче комбайннар отряды да ерактан күзгә ташланды. -Әлеге биш комбайннан...