13 май 2014 яңалыклары
-
“Бәллүр каләм” бәйгесенең икенче турына уздык
«Бәллүр каләм-Хрустальное перо-2014» бәйгесенең икенче турына кемнәр узганы билгеле булды. Бер төркем исемлек арасында без дә бар. «Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм матбугат чаралары» номинациясендә - «Хезмәт даны» газетасы, ә «Темасы җирле, осталыгы - башкаланыкы» дигән номинациядә район газетасы мөхәррире урынбасары Лилия Нургалиева конкурсның икенче турына үтте. Соңгы нәтиҗә 19...
-
Янсыбы авылында яшәүче Суфия ханым Мостафинаның шигъри тәлгәшләре
Суфия Мостафина (Абдуллина) Кукмара районының Нормабаш авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Укытучы булып эшли. Гаиләле булгач, язмыш җилләре аны Себергә илтә. Ул анда укытучылык эшен дәвам итә. Якутиянең Удачный шәһәрендә «Туган тел» татар- башкорт берлеген оештыруда, аның эшчәнлегендә актив катнаша. Һәр ел саен Сабантуйлар, төрле бәйрәм...
-
Суган үстереп я отасың, я оттырасың (+фото)
Ләкин күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый, ди авыл халкы. Җир кардан ачылуга, авыл җирендә тормыш тагын да җанлана, хәрәкәт күбәя кебек. Терлек-туар белән бәйле мәшәкатьләргә бакча эшләре дә өстәлә, чөнки җирдә дым бар вакытта утыртасын утыртып, чәчәсен чәчеп өлгерергә кирәк. Өстәмә керем чыганагы Беркөнне әни шалтыратып: "Кызым, вак...
-
Кукмарада “Бердәм экология дәрес”ләре үтте
Районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган "Бердәм экологик дәрес" дигән акцияләр узды. Үсеп килүче яшь буынның экологик белемен арттыруга юнәлдерелгән дәресләрдә сүз әйләнә-тирә мохитне саклау, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү хакында барды. Байлангар мәктәбендә узган экология дәресендә районыбызның "Россельхознадзор" инспекторлары Рифкат Галимуллин һәм Мөдәрис...
-
Кукмаралылар православие җәмәгатьчелеге Форумында катнаша
Бүген Казанда республиканың православие җәмгыятьчелеге Форумы үткәрелә. Кукмарадан анда район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында делегация - Сергей атакай Елисеев, Нырья чиркәве настоятеле Леонид Прокопьев, Село Чура чиркәве настоятеле Филипп Федоров һәм бер төркем прихожаннар катнаша. фото: http://tatmedia.ru/newssee/13488/
-
Кукмара районында кырларны чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен агрегатлар әзер
Көннәр җылыту белән кырларда чүп үләннәре баш калкытты. Хәзер уҗым культураларын чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен иң кулай вакыт. Бу эшне башкару өчен район буенча 24 агу сиптергеч, 7 "Роса" һәм "Туман" агрегатлары бар, аларның барысы да хәзерлек сызыгына куелган. Күптән түгел агу сиптергечләрнең төзеклеген тикшерү буенча парад-смотр үткәрелеп, бу...
-
Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә узды (+фото)
Вахитов исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә 4 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, белгечләре Вахитов исемендәге хуҗалыкта бәрәңге утырту, кукуруз чәчү барышы белән таныштылар, җәйге терлек лагеренда, яңа төзелүче мега-фермада булдылар. Хуҗалыкта бөртеклеләр чәчү тәмамлану алдында тора, быел алар 1800 гектарда игеләчәк. 700...
-
Кукмараның йөзүче егет-кызлары Балык Бистәсендә узган ярыштан җиңү белән кайтты
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, кызлар арасында йөзү буенча районара ярыш узды. "Зилант" спорт мәктәбендә Альберт Закиров, Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүчеләр ярышта беренче урынны алдылар. Шәхси зачетта һәм эстафеталы йөзүдә төрле дистанциядә Ильфира Шәрипова (5 алтын), Сәйдәш Шәймәрданов (7 алтын), Алмаз Фәхретдиновлар (1 алтын) чемпион булдылар....