13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Данир Сабиров кызык өчен Венера Ганиевага өйләнгән!
Популяр юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага өйләнгән. Данир көн дә җырчыга иртәнге аш китерә, өй җыештыра, ашарга пешерә, алар хәтта ваннада бергә юына! Бу галәмәтләр нәрсәне аңлата соң? Хикмәт шунда: Данир Сабиров һәм Венера Ганиева "Данир-Венера" җырына шаян клип төшергән. "Бездә бит халык...
-
Дженнифер Лопес яшь булып калу серләрен ачкан
46 яшьлек Дженнифер Лопес US Weekly басмасына фигураны матур килеш саклау серләрен ачкан. Кырыкны узган йолдызлар арасында Дженниферны иң яхшы "сакланганнар"дан дисәң, бер дә ялгыш булмас. "Эчмим, тартмыйм, кофеин кулланмыйм. Аларны куллансаң олыгайган саен алар тирене картайта гына, - ди ул. - Кояшта бик күп кызынмыйм, кызынсам да махсус кремнар...
-
"Шәһри Казан" журналисты трассада ике кечкенә баласы белән төнгә каршы күз ачкысыз буран тозагында калган
Халык Яңа ел каникулында ял итеп яткан көннәрдә 32 яшьлек Эдуард Зиннуровның буранда катып үлүе турындагы хәбәр килеп иреште. Социаль челтәрдә эленгән фотоларыннан яшь, чибәр егетнең гаиләсе, улы барлыгы аңлашыла. Оренбург трассасындагы мәхшәр берничә көн уемнан чыкмады. Җиңел генә уйлап, буранлы көннәрдә дә юлга кузгалучылар бу хәлләрдән соң берникадәр нәтиҗә...
-
Янып үлгән Журавлевлар гаиләсен соңгы юлга озаттылар
Бүген Татарстанның Лениногорск районында биш бала һәм әниләренең янгыннан калган җәсәден җирләделәр. Бу хакта социаль челтәрдәге төркемдәге мәгълүматларга таянып, kazanfirst язып чыкты. Җирле кешеләр әйтүенчә, аларны гомуми табут белән җирләгәннәр. Иске Куак авылында яшәүче әлеге гаилә - 10 яшькә кадәрге биш бала һәм 27 яшьлек әниләре 9 гыйнварга каршы төндә...
-
Лубянда 54 яшьлек хатын-кыз янып үлгән
Шатлык-сөенеч белән бергә кайгы-хәсрәт тә янәшә йөри, дип белми әйтмиләр. 8 гыйнварда Лубяндагы шәхси хуҗалыкларның берсендә чыккан янгын вакытында 54 яшьлек ханымның һәлак булуы аеруча аяныч... -Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгыннар турында өч хәбәр алынды. Шуларның берсе - Иске Юмья авылы янында чүп яну, икенчесе Нырты авылындагы йортларның берсендә мичнең...
-
Бүген Кукмарада Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме узачак (программа)
Бәйрәм чаралары Җиңү Паркы каршындагы мәйданда үтәчәк. Программада: 19.00-19.45 сәг. - бәйрәм концерты 19.45-20.00 сәг. - Яңа елга территорияне, бинаны иң яхшы итеп бизәү буенча район конкурсына нәтиҗә ясау 20.00-21.00 сәг. - "Искечә Яңа елны каршылау" дигән сәхнәләштерелгән тамаша 21.00-22.00 сәг. - Яңа ел дискотекасы.
-
“Безнең чана-үзе чаба” конкурсы җиңүчеләре билгеле
Спорт ветераны, үзхәбәрчебез Артур Зәкиев идеясе белән райондашларыбыз арасында кулдан ясалган чаналарга конкурс игълан иткән идек. Конкурсның таләбе буенча чаналар төрле материалдан ясалырга һәм ул төрле максатларда файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме -алар функциональ һәм куркынычсыз булырга тиеш иде. "Кукмара итекләре" дигән фестиваль-ярминкәдә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр менә кемнәр: Фәйзелхак...
-
Кукмаралылар да түләүсез цифрлы 20 канал карый ала
Яңа ел каникулларында кышкы озын кичләрне "зәңгәр экран"нар каршында үткәрдек, дисәң дә ялгыш булмас. Спутник тәлинкәләре яисә "Летай" абонентлары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алалар бит хәзер. Әле 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды. Моның өчен без,...
-
2016 елда машина хуҗаларын нинди үзгәрешләр көтә?
2016 ел Татарстан йөртүчеләре өчен яңалыкларга бай булачак. Араларында машина хуҗаларының күңеленә хуш киләчәк үзгәрешләр белән беррәттән шактый кырыслары да юк түгел. Алар белән укучыларыбызны да таныштырып китәбез. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмыйм дисәң... Билгеле булганча, 15 гыйнвар көнне Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны...
-
Күппрофильле лицей директорына мактаулы исем бирелде
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Кукмара муниципаль районы "Кукмара шәһәр тибындагы поселогының А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицее" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры Камалова Любовь Степановнага "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Россия матбугаты көне белән!
Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр һәм яшь каләмчеләр! Сезне ихластан Россия матбугаты көне белән тәбрик итәбез. Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән...