13 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Эт ике яшьлек баланы талап үтергән
Декабрь аенда Краснодар өлкәсенең Старощербинская станицасында була бу фаҗига. Бер ир питбультерьер токымлы этне ябылган урыннан ишегалдына чыгара, ике арадагы кечкенә капканың бикле булу-булмавын тикшереп тормый. Үзе бер танышы белән өйнең янкормасында сөйләшеп тора. Шул чакта бирегә язылышмыйча гына яшәүче хатынының ике яшьлек баласы белән әлеге ирнең әнисе килеп керә....
-
Кукмараның бала тудыру йортында иң беренче булып кыз бала туган
Кукмара балалар тудыру йортында Янсыбы авылында яшәүче Гөлшат Низамиеваның кыз баласы дөньяга килгән. Бала сау-саләмәт, авырлыгы 4,190 килограмм. Исемен Исламия, дип кушарга җыеналар. Бу кызчык 2014 елда районда туган беренче сабый булса, гаиләдә өченче бала икән. Гөлшат һәм Илдарның тагын бер кызлары һәм уллары үсә. фото: http://crazywall.ru/wall/rebenok_mladenec_shapochka_devochka_vzglyad
-
Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен быел Кукмарада 23 шофер штрафка тартылган
Законга үзгәрешләр кереп, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары артканнан соң, шоферлар җәяүлеләргә карата бераз игътибарлырак булырлар, дип уйлаган идек. Әмма кая ул җәяүлене уйлау?! Дөрес, җәен, юлда зебра сызыгы күренгән вакытта, "Олимп" боз сарае янындагы җәяүлеләр юлында туктап уздыралар иде. Кышын әлеге сызык кар астында калгач, юлның икенче...
-
Мәүлид ашында районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты (+фото)
Инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык имамнарны җыеп Мәүлид ашы уздыра. Быел биредә районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты. Ислам дине галимнәре әйтүенчә, мөселманнар өчен өч олы бәйрәм бар: Ураза гаете, Корбан гаете һәм һәр атна саен була торган Җомга көне. Болар рәтенә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с.)нең туган көнен...
-
Күкшелдә мәчет төзелә
Халык көче һәм авылдан чыккан кешеләр ярдәме белән төзелеп килүче Күкшел авылы мәчете түбә астына кергән. Хәзер биредә эчке эшләр бара. Әлеге яңа мәчет хәзерге вакытта кулланылышта булган иске иман йорты янында торгызылып килә. Бүген Күкшел авылында 800дән артык кеше яши, 285 хуҗалык исәпләнә. фото: http://blackpost.livejournal.com/2205561.html
-
Кукмарада төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәтләп яши
"Бер җепкә бергә теркәлеп..." (милли һәм динара мөнәсәбәтләр хакында) Элек-электән Татарстан Республикасы Русия һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында төрле милләтләрнең, төрле дин вәкилләренең дус-тату, тыныч яшәү эталоны, матур бер үрнәге булып торды. Әле берничә ел элек кенә АКШның дәүләт секретаре Хилари Клинтон Казанга эш визиты белән килгәч, Кремль кирмәнендә Кол...