12 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Канга баткан авырлы хатын гәүдәсе табылган
Шушы атнада Балтач районы Түбән Сосна авылында коточкыч хәл була: урамда канга баткан, кыйналган корсаклы хатын-кыз гәүдәсе табыла. Аның гомерен саклап калу өчен табиблар шактый көч куя, район хастаханәсеннән Казанга да җибәрәләр, өсте-өстенә операцияләр дә ясыйлар. Тик әлеге хатын-кызны коткарып кала алмыйлар. Аның туарга өлгермәгән сабые да җир куенында, дип...
-
Ял һәм мәдәният паркы ачылды(+фото)
Парк һәм скверлар елы уңаеннан районда бик күп чаралар үткәрелә. Бүген поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркы да анда алып барылган төзекләндерү эшләреннән соң үзенең ишекләрен ачты. Тантаналы чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. -Биредә бик зур төзекләндерү эшләре алып барылды һәм бу чаралар киләчәктә дә...
-
Кәҗә белән “Рено“ бәрелгән
Чирмешән районының Иске Элмәле белән Яңа Элмәле арасында "Рено Логан" автомашинасына кыр кәҗәсе килеп бәрелгән. Машина йөртүче, кәҗә өстенә менмәс өчен, ян якка да китеп карый, тик машина зыян күреп өлгерә. Иномарканың алгы ягы җимерелгән - аңа ремонт кирәк, ди. Ә кәҗәгә берни булмаган күрәсең, ул юл халәкәте урыныннан тиз...
-
Британиядә кәләшләр 5 мең фунт стерлинг өчен 60 сәгать буе витринада басып торганнар
Британиядә туй үткәрү шактый зур сумма - якынча 18 мең фунт стерлингка төшә. Шуңа күрә яшьләр акча туплау өчен бик күп нәрсәгә барырга әзер, дип хәбәр итә "Газета.Ру" сайты. Конкурсны оештыручылар - Корнуолл шәһәренең Budeiful Brides кибете - витринада "тере манекен" булып иң озак вакыт басып торган һәм җиңгән кәләшкә...
-
Кукмарадан Регина Хәкимҗанова "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финалына узды (+Фото)
Арча Мәдәният йортында «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте. Анда Арчадан Җәмилә Яруллина, Сабадан Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Айсылу Гарипова, Югары Осланнан Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан Регина Хәкимҗанова катнашты. Бәйге барышында Регинаның ярдәмче төркем белән «Кыз елату» йоласын бик матур итеп сәхнәләштерүе бик отышлы булды. Жюри җитәкчесе, Бөтендөнья...
-
Зур Сәрдекнең мәдәният һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре тыл һәм хезмәт ветеранының хәлен белде (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бакчасы делегациясе тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Юнысованың хәлен белеп кайтты. Гомеренең күп өлешен терлекчелектә, ә лаеклы ялга чыкканчы урта мәктәптә техник хәезмәткәр булып уздырган хезмәт ветераны белән очрашу һәркайсыбызга зур истәлек булды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре.