12 август 2013 яңалыклары
-
Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасында Кукмараның да алты уку йорты бар
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәпләренең рейтингын игълан итте. Рейтинг мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары 14 бала һәм 14 баладан күбрәк төркемнәргә бүлеп ясалды. Беренче төркемдә иң яхшы 100 мәктәп арасында безнең районнан алты уку йорты: Олыяз (23 нче урын), Мәчкәрә (26 нчы урын), Чарлы (43 нче урын), Урта Комар...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз авыл хуҗалыгында бара торган кыр эшләре турында барды. Игеннәрне урып-җыюны атна-ун көн эчендә, көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы куелды. Бүген барлык мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү дә мөһим бурыч булып тора. Шулай ук төзелеш-капиталь ремнт эшләрен дәвам итү, объектларны ягулык...
-
Мамадыш-Кукмара юлында ремонт үткәрелә
Ремонт үткәрелү сәбәпле, Мамадыш-Кукмара юлының 61-64 чакрымдагы участокларында 12 августтан 14 августка кадәр хәрәкәт туктатыла. Әлеге участокны Киндеркүл-Өлге авыллары аша әйләнеп узарга мөмкин. фото: http://kovdorchanin.ucoz.ru/publ/1
-
Җиде ай эчендә Кукмарада 26 юл фаҗигасе булган
Агымдагы елның 7 аенда Кукмара районы территориясендә 26 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 кешенең гомере өзелде, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлакәтләргә китерүче төп сәбәп булып тиешле тизлекне сакламау (6 фаҗига) тора. Җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре нәтиҗәсендә - 5, урам чатларын узганда, юлның каршы як полосасына чыгып...
-
Өркеш авылында мөслимәләр җыены узды
Өркеш авылында урнашкан "Мәдинә" мәхәлләсендә Рамазан ае хөрмәтенә зур бәйрәм - мөселманнар җыены узды. Мөнәҗәтләр, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр белән үрелеп барган тамашада җәйге лагерьны ябу тантанасы да булды. 15 яшьтән өлкәнрәк мөслимәләр өчен оештырылган "Әниләр һәм бәбиләр" исемле әлеге лагерь 1 августтан эшли башлаган иде. Биредә дистәләгән хатын-кызлар һәм...
-
Лубян техникумында очрашу кичәсе узды (+фото)
Лубянда урман техникумын төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучыларының очрашу кичәсе узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да катнашып, кунакларны, очрашуга килүчеләрне тәбрикләделәр, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. ...Чәчләргә чал йөгерсә дә, йөрәк һаман унсигездә! Бер-беребезне авырлык белән танысак та, һәркем шундый якын, газиз,...